Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:20

Израиль һәм фәләстиннәр өченче көн бер-берсенә ут ача


Эйлат шәһәрендәге хәрби тикшереп үткәрү капкасы

Эйлат шәһәрендәге хәрби тикшереп үткәрү капкасы

Израиль һәм фәләстиннәр менә өченче көн инде бер-берсенә ракетадан ут ача.

Израиль хәрбиләре хәбәр итүенчә, шимбә иртәсендә Газзә сызыгыннан Израильнең көньягына 19 ракета атылган. Ашдот шәһәрендә рөхсәт алмыйча эшләгән ачык һавада йоклаучы өч фәләстин эшчесе яраланган.

Әлеге ут ачуларны «Халык каршылыгы комитеты», «Ислам җиһады» һәм сул «Фәләстин азатлыгы халык фронты» үзләре оештырганны әйтә.

Израиль армиясе мәгълүматларынча, шимбә төнендә Газзә сызыгының көньягына һәм төньягына кораллы сугышчылар ныгытмаларына ут ачылган. Фәләстин ягы үлүчеләр турында хәбәр итми.

Бүген иртән Газзә сызыгын үз контролендә тоткан ХӘМӘС иминлек төркеме Израиль белән килешү өзелде дип белдерде.

Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббас «Газзә сызыгында Израиль агрессиясен туктату өчен» БМО Иминлек Шурасын җыюны үтенә.

Израиль премьер-министры Беньямин Нетаньяһу Израиль террорга каршы көрәшен дәвам итәчәк дип әйтә.

Пәнҗешәмбе көнне Мисыр чиге янындагы Эйлат шәһәре тирәсендә һөҗүмнәрдә сигез израильле һәлак булгач Израиль Газзә сызыгын утка тота башлады.

XS
SM
MD
LG