Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тунис-Либия чигендә кораллы бәрелешләр булды


Тунисның көньяк-көнбатышында Тунис хәрбиләре һәм кораллы либиялеләр төркеме арасында бәрелешләр булды.

Тунис саклану министрлыгы хәрбиләр арасыннан югалтулар юк дип хәбәр итә.

Шулай ук министрлык, җомга кичендә Дуз районында Либия номерлы машиналар чикне чыгып, андагы кораллы кешеләр төркеме хәрби кизүгә ут ачты, дип белдерә. Ут ачучылар качып киткән. Сигез-ун машина булуы әйтелә.

Тунис армиясенең җир гаскәрләре һәрби һава көчләре ярдәме белән аларны эзәрлекли, дип белдерелә.
XS
SM
MD
LG