Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә хәрбиләр белән демонстрантлар арасында бәрелешләр дәвам итә


Сүриянең Һомс шәһәренә бүген иртүк танклар керде. Узган төн буе әлеге шәһәрдә атышлар булган иде. Сүрия хокук яклаучылары дистәләрчә кеше үтерелгән дип хәбәр итә.

Кичә демонстрантлар белән хөкүмәт гаскәрләре бәрелешендә Сүриядә кимендә 30 кеше һәлак булган. Дәръа вилаятендәге Һомс шәһәрендә дә үлүчеләр булуы әйтелә. Анда март аенда халык күтәрелешләре башланып протест чаралары бөтен илгә таралган иде.

Сүрия президенты иминлек көчләре операциясе туктатылды дип вәгъдә итүгә карамастан, демонстрантларны көч кулланып бастыру дәвам итә.
XS
SM
MD
LG