Accessibility links

Ким Чен Ир Русиягә сәфәрен башлады


Ким Чен Ир
Ким Чен Ир
Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ир Русиягә килде. Бу хакта Кремельнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ким Чен Ир Ерак Көнчыгыш һәм Себердәге берничә төбәктә булырга җыена. Русия президенты Дмитрий Медведев белән дә очрашу каралган. Алдан әлеге очрашу бәлки Улан-Удэда булыр дип белдерелгән иде.

2002 елдан бирле Төньяк Корея башлыгының Русиягә бу беренче сәфәре.

Узган атнада Пһеньян, Дмитрий Медведев Ким Чен Ирга Русия һәм ике Корея дәүләтләре арасында энергетика хезмәттәшлеген үстерү тәкъдиме җибәргән иде, дип белдерде.

Элгәре Мәскәүнең Пһеньян һәм Сеулга Русиядән Корея ярымутравының көньягына баручы газүткәргеч төзергә тәкъдим итүе дә хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG