Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:17

Ирандагы мәхкәмә АКШ-ның ике ватандашын 8 елга төрмәгә ябу карары чыгарды


Шэйн Бауэр һәм Джош Фэттал

Шэйн Бауэр һәм Джош Фэттал

Ирандагы мәхкәмә АКШ-ның ике ватандашын, чик бозуда һәм күзләүдә гаепләп, 8 елга төрмәгә ябу карары чыгарды.

Шэйн Бауэр һәм Джош Фэттал һәм аларның дус кызлары Сара Шоурд 2009 елның июлендә Иран чигендә тоткарланган иде.

Алар өчесе дә автостоп белән Гыйракның төньягында сәяхәт итүләрен һәм ялгыш Иран җиренә килеп чыгуларын белдерде.

Шоурд 2010 елда акча бирү бәрабәренә азат ителде һәм АКШ-ка кайтты.

Вашингтон күп тапкырлар Тәһраннан американ сәяхәтчеләрен күзләүдә гаепләү нигезсез дип аларны азат итүне сорады.

XS
SM
MD
LG