Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Синһуа”: президент Салих Йәмәнгә 24 августта кайта


Гали Абдулла Салих
Гали Абдулла Салих
Яраланганнан соң июнь аеннан бирле Согуд Гарәбстанында дәваланган Йәмән президенты Гали Абдулла Салих 24 августта ватанына кайтырга җыена.

Бу хакта “Синһуа” агентлыгы хакимияттәге югары түрәләр сүзенә таянып хәбәр итә. Салихның кайтачагы турында әлегә рәсми белдерү юк.

Йәмәндә гыйнвар аеннан бирле Салихның президентлыктан китүен таләп итеп протест чаралары үтә. Кайбер күзәтүчеләр ул бүтән Йәмәнгә кайтмаячак дип тә белдергән иде. Әмма президент үзе күптән түгел генә хакимияттән баш тартмаячагын әйтте.

Бүген Йәмәндә интихарчылар оештырган ике шартлау нәтиҗәсендә андагы кабиләләрнең берсенең хәрбиләре - кимендә 11 кеше үлде. Әлеге шартлауны “Әл-Каидә” белән бәйләнештәге исламчылар оештырган дип әйтәләр.
XS
SM
MD
LG