Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда сайлауда Камчатканың элекке губернаторы тоткарланган


Валентина Матвиенко
Валентина Матвиенко
Петербурдагы сайлауда “Петровский” бүлгесендә Камчатканың элекке губернаторы Михаил Машковцев тоткарланган. Эчке эшләр министрлыгы “Интерфакс”ка, хәзер “Гадел Русия” фиркасе активисты булган Машковцев, бар кешегә дә каршы тавыш бирергә чакыруда гаепләнә, дип белдергән.

Шәһәрнең ике муниципаль округында: “Петровский” һәм “Красненькая речка”да җирле шураларга сайлау үтә. Анда Петербур губернаторы Валентина Матвиенко да намзәт булып бара. Аңа депутат мандаты Федерация Шурасына сайланыр өчен кирәк. Ул аңа җитәкчелек итәргә мөмкин.
XS
SM
MD
LG