Accessibility links

Кайнар хәбәр

Триполидә янә сугышлар башланды


Либия башкаласы Триполида гыйсьянчылар һәм Мөәмәр Каддафи гаскәрләре арасында янә сугышлар башланды.

Күрүчеләр Триполиның кимендә ике бистәсендә атышлар баруын әйтә. Милли күчеш шурасы вәкилләре кичә Каддафи хакимиятенә нокта куючы «хәл иткеч» түнтәрелеш башланды дип белдергән иде. «Әл-Җәзирә» телеканалы Каддафиның утыздан артык хәрбие үтерелгәнне хәбәр итә. Гыйсьянчылар ягыннан да һәлак булучылар бар.

Гыйсьянчылар төркемнәре Триполига көнбатыштан, әз-Зәвия ягыннан да якынлаша.

Каддафи үзе һәм аның улы Сәиф әл-Ислам, якшәмбе төнендә Либия телевидениесе аша чыгыш ясап, гыйсьянчыларны тулысынча җиңүгә ышаныч белдерде.
XS
SM
MD
LG