Accessibility links

Кайнар хәбәр

Норвегиядә 22 июльдәге террор корбаннарына илкүләм матәм уза


Норвегия башкаласы Ослода 22 июль көнне террор һөҗүмнәрендә корбан булган 77 кеше рухына илкүләм матәм чарасы уза.

Чарада һәлак булганнарның туганнары, исән калганнар, чит илләрдәге патша нәселеннән булганнар, скандинавия илләре министрлары, сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Шимбә көнне меңгә якын кеше Утойя утравына җыелды. Анда экстремист Андерс Брейвик яшьләр җәйләвендә 69 кешене атып үтергән иде.

Брейвик шул көнне үк Ослоның хөкүмәт биналары урнашкан җирдә шартлау оештыруын да таныды. Анда сигез кеше һәлак булган иде.

Норвегиядәге дәүләт матәме Ослодагы бүгенге чара белән төгәлләнә.
XS
SM
MD
LG