Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:11

Омски өлкәсенең Колосовка районы татар үзәге җитәкчесе Әкрәм Әмиров үзенең 50 еллык юбилеен билгеләде.


Бу уңайдан районның мәдәният йортында кичә булып узды. Хезмәттәшләре, дуслары җыелган бу кичәдә рәсми даирәләрдән район хакимиятенең мәдәният бүлеге вәкилләре булды, котлау чыгышларында юбилярга күп җылы сүзләр әйтелде, район хакимиятенең мактау кәгазе тапшырылды.

50 яшь тулу уңаеннан Әкрәм әфәндегә Татарстан мәдәният министрлыгының мактау кәгазе дә тапшырылды. Анда "татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән өчен" диелгән.

Дөрестән дә, Колосоуда татар хәрәкәтенә нигез салучы, бүгенге көндә дә бар эшләрне башкаручы ул Әкрәм әфәнде. Моннан 11 еллап элек, ул вакытта район мәдәният йортының мөдире булып эшләгән Әкрәм Әмиров, Колосоуда татар үзәге оештыру нияте белән хакимият даирәләренә мөрәҗәгать итә.

Татарлар сан буенча урыслардан кала икенче урында булган бу районның хакимият җитәкчелеге татар оешмасы төзелүгә каршы килми. Әкрәм әфәнде фикердәшләр, ярдәмчеләр таба. Ярдәмгә район хастаханәсендә теш табибы булып эшләүче Вәкил Әлләмов һәм аның хәләл җефете Нурзия ханым килә.

"Без аның белән очраштырган өчен язмышыбызга рәхмәтлебез, ышанычлы кеше, сүзендә тора белә, бергәләп татар үзәген, “Мәхәббәт” ансамблен төзедек, кулга-кул тотынып эшлибез", ди Нурзия ханым.

"Без бергәләп җыр-моң сөючеләрне җыйдык, теркәү эшләрен дә тиз арада башкарып чыктык", ди Әкрәм әфәнде. Шулай итеп, 2002 елгы җанисәп буенча 948 татар кешесе яшәгән (2010 елгы җанисәпнең нәтиҗәләре киң җәмәгатьчелеккә әлегә белдерелмәгән) Колосоу районында “Яңарыш” татар үзәге һәм “Мәхәббәт” җыр ансамбле эшли башлый.

"25 ел эшләү дәверендә мин канәгатьмен, барысыннан бигрәк, районыбызда татар үзәге эшчәнлеге үсеш ала баруы белән канәгатьмен, милли мәдәнияткә игътибар артты, үз мәдәниятеңне, үз халкыңны, мәдәни кыйммәтләрне саклау, үстерү кирәк икәнлеген халык аңлый башлады. Без мәдәният үзәген ни өчен төзедек - яшьләргә тапшыру өчен, алар киләчәктә үз мәдәниятләрен белсеннәр, үстерсеннәр", ди Әкрәм әфәнде.

Әкрәм Әмировнең уллары Дамир һәм Тимур әтиләрен үрнәк итеп саныйлар. "Аның сүзе минем өчен закон, ул дөрес киңәшләр бирә, аңа ышанам, сүзеннән чыкмыйм, шуңа күрә минем бар эшләрем уң була", ди Тимур.

Урыс мохитендә туып үскән Әкрәм әфәнде татарча сөйләшергә тартына, уллары белән дә күберәк урыс телендә аралаша. Татар мәдәниятенә хатыны Гөлсем ханым аша килгән дип әйтергә мөмкин. Армиядән хезмәт итеп кайткач, Омскида троллейбус йөртүче булып эшләп ала ул. Шул вакытта булачак хатыны, мәдәният көллияте талибәсе Гөлсем белән таныша. Гөлсем ханым укуын тәмамлаганнан соң, алар Колосоу районына, аның туган авылына кайталар. Татар җырына, татар мәдәниятенә мәхәббәтне ирендә, асылда, ул тәрбияли.

Татар оешмасы төзү турында алар киңәшләшеп, бергәләп максат куялар. Максатларына ирешкәч, моңа кадәр урыс төркеме белән эшләүче Гөлсем Әмирова «Мәхәббәт» ансамбле җитәкчесе булып эшли башлый.

Хәзер алар районның өч татар авылына да татар җырларын җиткерүче бердәнбер төркем, район үзәгендә яшәүче татарларга милли җан өреп торучы да – алар.

XS
SM
MD
LG