Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдагы байлыкларны эзләү Казаннан башлана


23 августта Казанда “AstroKazan-2011” Халыкара астрономия конгрессы башлана. Бу чара алдыннан астрономия обсерваториясендә планетарий һәм астропаркка нигез ташы салынды.


Халыкара астрономия конгрессы вакытында чыгышларның күпчелеге һәм фикер алышулар Айны өйрәнүгә һәм андагы табигый байлыкларны куллануга багышланачак. Казан университетының астрономия кафедрасы мөдире, физика-математика фәннәре докторы Наил Сәхибуллин фикеренчә, соңгы вакытта Җирнең күршесе галимнәр тарафыннан онытылыбрак торган булган.

“Беркадәр тынлыктан соң Ай хәзер зур кызыксыну уята башлады. Айны Русия, Кытай һәм Япония галимнәре ныклап өйрәнергә җыена. Бик күп проектлар бар.

Айда һава булмаганлыктан, кыйммәтле металл һәм башка матдәләр оксидлашмаган һәм алар анда чиста килеш саклана. Айда су булуны да расларга җыеналар. Бу расланса, Айны тагын да ераграк тикшеренүләргә старт алу урыны итәргә мөмкин булачак. Айда кеше яши алган галәм станцияләре төзеп, киләчәктә башка күк җисемнәрен өйрәнүгә юл ачылырга мөмкин”, ди Сәхибуллин.

Галим сүзләренчә, конгресс вакытында Айга багышланган күпләгән проектлар да каралачак. 2030нчы елларда кешенең Марска очуы турында да сүз булачак.

Казан университетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чарада космонавтлар, “Роскосмос”, “Энергия” ракета-галәм корпорациясе, Русиядәге һәм чит илләрдәге аэрогаләм оешмалары һәм институтлары вәкилләре катнашачак.

Сәхибуллин Кушма Штатларның NASA галәм идарәсендәге реактив двигательләр лабораториясе галиме Вячеслав Турышев белән Казан уртак хезмәттәшлек тә урнаштырырга җыена, ди.

Наил Сәхибуллин
“NASA-дагы әлеге лабораториядә инженерлар һәм техниклар гына түгел, ә фундаменталь фәннәр белән шөгыльләнүче галимнәр дә бар. Анда фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр бергә үрелеп бара. Турышев элек Русия галиме иде, хәзер NASA-да эшли, аны киләчәктә безнең Казанда үткәрелә торган тикшеренүләргә дә остазлык итсен өчен чакырдык. Киләчәге өметле фәнни хезмәттәшлек булачак ул. Аның нечкәлекләрен тикшерү өчен Турышев Казанга килә.

Әлегә безнең ясалма иярченнәр, ГЛОНАСС өлкәсендә тикшеренүләрдә тәҗрибәбез юк. Аның бу өлкәдә зур тәҗрибәсе бар. Бездәге андый тишкеренүләргә ул булышыр һәм остаз булыр дип өметләнәбез ”, ди Сәхибуллин.

“AstroKazan-2011” конгрессы башланганчы 22 июнь көнне Казандагы астрономия обсерваториясендә планетарий һәм астропаркка нигез ташы салынды. Моңа кадәр дөньяның бер генә җирендә дә обсерватория, планетарий һәм астропарк бер урында төзелмәгән булган.

“Элгәре безнең бу обсерватория астрометриягә, ягъни күк җисемнәренең координатларын үлчәүгә караган тар юнәлештәге мәсьәләләр белән генә шөгыльләнә иде. Хәзер астрономия нык үсте. Шуңа күрә бу астрономия обсерваториясе һәм Казан университетының астрономия кафедрасы нигезендә уникаль үзәк булдыру күздә тотыла.

Фәнни тикшеренүләр берләштереләчәк. Бу тикшеренүләр планеталар һәм аларның иярченнәренә генә карамаячак, ә радиокиңлекләрдә эзләнүләр дә үткәреләчәк. Махсус радиотелескоп дип аталган тәлинкә урнаштырылачак. Шулай ук астрофизик җиһазлар куелачак. Лазер белән ерак араларны үлчәү җиһазы да урнаштырылачак. Болар барсы да астрономия обсерваториясенә яңа сулыш өрәчәк.

Икенчедән, студентлар өчен астрономиянең төрле юнәлешләрендә практик эшләр өчен мөмкинлек туачак. Радио астрономиягә, классик астрономиягә һәм астрофизикага, иярченнәр астрономиясенә караган зур үзәк булдыру күздә тотыла. Ул Русиянең югары уку йортларында укучылар өчен өйрәнү кыры булып торачак. Алар астрономиянең төрле юнәлешләрендә тәҗрибә туплый алачак. Монысы - икенче өлеш булды.

Өченче өлеш мәгърифәтчелеккә багышланачак. Әлеге обсерваториядә гаҗәеп тә кызык проектлы планетарий төзү дә каралган. Анда килгән сәяхәтчеләр өчен генә түгел, ә республикада яшәүчеләр өчен дә астрономия өлкәсендә фәнни-заманча укулар үткәреләчәк.
Бу өч әйбернең бер урынга туплануы дөнья фәне өчен бик уникаль күренеш булып тора”, ди Сәхибуллин.

Университет җитәкчелеге әлеге проект биш елда тулысынча тормышка ашыр дип өметләнә. Универсиадага үзәкнең бер өлешен ачарга планлаштыралар. Финанслауга килгәндә исә, Казан университеты федераль итеп үзгәртелгәч бирелә торган акчаларның бер өлеше әлеге үзәкне булдыруга тотылачак. Галимнәр, Татарстан хөкүмәте дә читтә калмаячак, ди.
XS
SM
MD
LG