Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Балалар – безнең киләчәк” Казанга килеп җитте


"Балалар - безнең киләчәк" проекты логотибы
"Балалар - безнең киләчәк" проекты логотибы

“Балалар – безнең киләчәк” проекты үзенә 1нче сыйныф укучыларын җәлеп итә. Чарада катнашучы балаларның фотосурәтләре һәм киләчәккә планнары 4 сентябрь көнне Горький паркында узачак бәйрәмдә тәкъдим ителәчәк.


Бу елны беренче сыйныфка укырга баручы балалар 15-20 елдан илнең төп таянычы булачак. Ләкин хәзер дә балалар әти-әни, укытучы, түрә, хөкүмәт кешеләрен бер-берсенә бәйли ала. “Балалар-безнең киләчәк” проектының төп максаты – балалар язмышына битараф булмаучыларны берләштерү.

2010 елны “Уфанет” компаниясе “Балалар – безнең киләчәк” ("Дети – наше будущее”) проектын башлап җибәрде. Ә бу елны проект тагын да зуррак киңлекләрдә таралды.

Балалар кем булырга тели?

2011 елның 1 сентябрендә Казан, Оренбур, Уфа, Орски, Стәрлетамак, Ишембай, Салават, Октябрьский, Нефтекамск, Югары Пышма, Уртаҗаек (Среднеуральск), Магнитогорски, Урай шәһәрләрендә аларның администрацияләре, Татарстанның, Башкортстанның, Оренбур өлкәсенең мәгариф министрлыклары ярдәмендә 1 сыйныфка укырга барган һәр бала фотога төшереләчәк.

Ә 4 сентябрь көнне әлеге шәһәрләрдә мәктәпкә, мәгарифкә, мәдәнияткә багышланган зур бәйрәмнәр үтәчәк. Бу бәйрәмдә “Беренче сыйныфка баручылар аллеясе” тәкъдим ителәчәк. Аллеядә беренче сыйныфка укырга барган балаларның фотосурәтләре, һәм аларның исем-фамилияләре белән киләчәккә хыяллары, уйланулары язылачак.

Узган елны бу чара зур уңыш белән үткәрелгән. Уфада бу чарага 30 меңнән артык кеше килгән. 19 меңнән артык бала фотога төшерелгән булган.

Чарада катнашучы балаларга кагылышлы статистик мәгълүмат туплана. Балалар әйткән иң популяр һөнәрләр арасында табиб (1785), милиционер (1415), парихмахер (817), укытучы (524), янгын сүндерүче (406), сатучы (432) бар.

Малайлар арасында таралган исемнәр булып, Данил, Никита, Тимур тора, ә кызлар арасында Анастасия, Карина, Полина исемнәре популяр икән.

Балалар бәйрәме

2011 елның 1 сентябрендә проектта катнаша торган 13 шәһәрнең мәктәпләренә фотографлар, җәмгыять оешмалары вәкилләре киләчәк. Аларның төп бурычы булып, беренче сыйныфка укырга килгән һәрбер баланы фотога төшерү һәм алардан мини-интервью алу тора. Бер көн эчендә бу фотосурәтләр эшкәртелеп, зур плакатларда бастырылачак.

"Балалар – безнең киләчәк" проектында катнашырга теләгән һәр кеше үзен фотограф буларак сынап карый ала.

4 сентябрьдә һәр шәһәрдә махсус билгеләнгән урында үзенчәлекле зур бәйрәм үтәчәк.

Казанлылар “Беренче сыйныфка баручылар аллея”сен Горький исемендә ял паркында 4 сентябрьдә көндезге сәгать 14.00дә күрә ала. Монда 11 мең беренче сыйныф укучыларының фоторәсемнәрен күреп булачак.

Шулай ук паркта 10лап төрле мәйданчык тәкъдим ителәчәк. Анда балалар үзләрен теләгән һөнәрләрендә сынап карый ала. Табиб, рәссам, музыкант, биюче һәм башка һөнәрләрдән остаханәләр узачак. Шулай ук балалар өчен төрле уен, бәйгеләр үткәреләчәк.
XS
SM
MD
LG