Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:16

Иран уранны баету эшләрен җир астында алып барачак


Иран Натанз шәһәрендәге заводтан уран баета торган җиһазларны Кум шәһәреннән ерак булмаган Фордодагы җир асты бункерларына күчерә башлады. Бу хакта Иранның атом энергетикасы бүлеге башлыгы Ферейдун Аббаси-Давани белдерде.

Халыкара җәмәгатьчелекнең уранны баетуны туктатырга чакыруына карамастан, әле яңарак кына Иран баетыла торган уранның икенчел күләмен арттырырга җыенуы турында белдерде.

Фордодагы яңа ширкәт һавадан һөҗүмнәрдән саклану өчен җир астына урнашкан.

Кушма Штатлар һәм аның беректәшләре Иранны атом коралы булдырырга теләүдә гаепли. Тәһран исә уранны баету аңа фәнни эшләргә, беренче чиратта, медицина өчен кирәк, дип белдерә.

XS
SM
MD
LG