Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:27

Каддафи улы Триполидагы бункерга яшеренгән


Либия гыйсьянчылары Триполида

Либия гыйсьянчылары Триполида

Либия лидеры Мөәмәр Каддафи улларының берсе - әл-Мутассим Триполидагы бункерга яшеренгән. “Әл-Җәзирә” телеканалы хәбәр итүенчә, бункерга керешне танклар саклый.

Мөәмәр Каддафиның үзенең кайда икәне билгесез. Элгәре Триполиның күп өлешен үз кулларына төшергән гыйсьянчылар Каддафиның ике улын да тоткарлаган дип хәбәр ителгән иде. Аларның берсе – Сәйеф әл-Исламига һәм Каддафига Халыкара трибунал кешелеккә каршы җинаятьләрдә гаепләү белдерде.

Бүген, Либия премьер-министры Әл Багдади Гали әл-Мәхмүдинең кичә кич Туниска, Җирба утравына килгәнлеге дә, билгеле булды.

Гарәп дәүләтләре лигасы Генераль секретаре Набил әл-Гарәби Либиядәге милли күчеш шурасына “тулысынча теләктәшлек” белдерде.

XS
SM
MD
LG