Accessibility links

Кайнар хәбәр

80 еллык Азнакай тарихи эзләнүләр көтә


Азнакай
Азнакай

Татарлар күпләп яши торган һәм нефтькә бай Азнакай районының корылуына быел 80 ел тула. Ык елгасы буенда урнашкан әлеге тарихи районда кара алтын гына түгел, Алтын Урда заманыннан калган археологик эзләрне дә табарга була.


Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан Азнакай районы 1931 елда оеша. Ул берара Әлмәт районына кушылып торса да, 60нчы елларда кабат Азнакай районына әйләнә.

1951 елда монда беренче нефть ятмаларын бораулау оешмасы корыла. Озак та үтми Азнакай нефтьчеләре дөньядагы иң зур нефть ятмасы “Ромашкино”дан беренче кара алтынны чыгара башлый.

“Кара алтын белән бергә тарих та бар”

Азнакай районы нефть ятмалары белән беррәттән тарихи яктан да бай чыганакларга ия, дип белдерә галимнәр. Татар археологы, профессор Альберт Борһанов, борынгы Азнакайның тарихы җентекләп өйрәнүне көтә, ди.

Альберт Борһанов
"Татарстанның көнчыгыш районнары безнең өчен бик кыйммәтле. Чөнки ул яклар безнең тарихи урыннар булган. Киләчәктә монда казу эшләрен алып барырга кирәк. Андагы эшләрнең әле күбесе күзәтү-разведка рәвешендә генә.

Күп кенә галимнәр, борынгыдан Азнакай кебек көнчыгыш районнарда күчмә халык яшәгән дип бара. Әйтик, Кушнаренко, Чиялек культурасы дип әйтелә, ул инде Алтын Урдага туры килә. Әмма соңгы мәгълүмат монда күчмә халык белән бергә җирле халыкның булуын дәлилли.

Мисал өчен, Ык елгасы буенда, хәзерге Урсай, Тымытык, Азнакайның үзендә, “Победа” совхозы территориясендә, Константиновка авыллары янында Татар Шуганы, Чалпык, Кәкре Елга һәм башка авылларда бик күп каберлекләр сакланган.

Борынгы кабер ташларында XIV гасырларга караган язмалар бар. Урсай авылының үзендә генә дә ике зур зират бар. Бер зиратта 60ка якын кабер ташы сакланган, әле күпмесе җиргә иңгән.

Ыкның Татарстанга кергән башка ягында борынгы Алтын Урда һәм Нугай Урдасы заманнарындагы тарихи шәһәрчек булган. Менә шунда борынгы Алтын Урда ташлары, борынгы төрки традицияләр, руник язмалар сакланган", дип сөйли Альберт Борһанов.

“Ык буйлары 3 дәүләт чиге”

Галим фикеренчә, Ык буендагы җирләр археологик яктан аерым әһәмияткә ия, чөнки монда төрле этник мәдәниятләрнең берләшүен күрергә була.

"Ул ташларны өйрәнү өчен вакытында тиешле игътибар булмаган. Ләкин соңгы вакытларда безнең ике зур галим – Марсель Әхмәтҗанов һәм Җәмил Мөхәммәтшин шул проблемнарны өйрәнеп, көнчыгыш районнарга игътибар итә башладылар.

Азнакай да булган көнчыгыш районнарда Нугай, Себер һәм Казан компоненты бик көчле. Монда 3 дәүләтнең чиге булган, этник мәдәниятләр берләшеп барган.

Без Азнакай районының 14 авылында 170ләп кабер ташын укып, өйрәнеп чыктык. Әйтергә кирәк, кабер ташларын өйрәнгәндә шәҗәрәләр дә табыла. Әйтик, Чалпы һәм Урсай авылларында бик көчле династия булган", ди ул.

“Чит ил галимнәре өйрәнә үзебезнекеләр өлгерми”

"Бу яктагы халыкның исемендә исламга караганда төрки компонент көчлерәк. Чөнки анда борынгы төрки каһанлыкның традицияләре сакланган.

Безнең тарихыбызны башка милләт вәкилләре өйрәнгән, ләкин алар татар истәлекләренә игътибар итмәгән. Татар галимнәренең күбесе бу якларга барып җитмәгән", ди Альберт Борһанов.

“Татар һәм башкорт халыклары бер күлмәкнең ике якасы”

Галим Азнакай җирлеген өйрәнүнең башка әһәмиятен дә әйтеп китте. Башкортстан белән Татарстан чигендә урнашкан районда табылган ядкарьләр монда яшәгән халыкның бердәм булганын күрсәтә.

"Безгә шуны белеп торырга кирәк: Көнбатыш Башкортстан җирләре белән, көнчыгыш Татарстан җирләре – бер җир, бер тарихи урын ул! Монда чик бар кебек күренсә дә, анда бер халык яши.

Татарстан белән Башкортстан арасында проблем бар кебек күренсә, ул бары тик сәяси генә. Моны булдырмау яисә булган проблемны бетерү өчен безгә бергәләп эшләргә кирәк.

Иң беренче эш итеп, безгә археология, эпиграфика һәм архив эшләрен күтәреп, яңадан китаплар басарга, уртак фикерләр тудырырга кирәк. Башкортстан һәм Татарстан фәннәр академиясенең берләшеп, фәнни програмнар булдыруы зарур. Моннан ике халык та җиңеп кенә чыгачак.

Без, ягъни татар һәм башкортлар, ике милләт булсак та – бер халык. Безгә беребезгә дә бүленү кирәкми, бүленүдән безнең дошманнарыбызга гына файда була", ди профессор Альберт Борһанов.

Азнакай бәйрәменә әзерлек бара

Салават Миңнеханов
Азнакай районының түгәрәк датасын билгеләп үтү чарасы Татарстан суверенитеты көне алдыннан – 28 августка билгеләнгән. Район хакимиятенең мәдәният идарәсе җитәкчесе Салават Миңнеханов, ул көнне нефтьчеләр дә искә алыначак, ди.

"Азнакайның 80 еллыгын уздыруга без бик нык әзерләнәбез. Сабан туйлары үткәч, Азнакайдагы зыялылар, эшмәкәрләр җыелышып үзара киңәшләшү җыелышлары үткәрә башладык.

Әлеге көн, Азнакай районы оешу белән бергә, Азнакай нефть идарәсенең 55 һәм бораулау эшләре идарәсенә 60 ел тулуга да багышлана. Бу көнне республика сәнгатьчеләре белән беррәттән Азнакай үзешчәннәре хәзерләгән зур концерт программасы да каралган", дип белдерә Азнакай хакимиятенең мәдәният идарәсе җитәкчесе Салават Миңнеханов.
XS
SM
MD
LG