Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәләбәй татар гимназиясенең язмышы ачык түгел


Узган кыш Бәләбәй татар гимназиясе әле гимназия иде (архив фотосы)
Узган кыш Бәләбәй татар гимназиясе әле гимназия иде (архив фотосы)

Элегрәк хәбәр итүебезчә, гимназиянең статусы алыну мәсьәләсе калыккан иде. Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып барганда, гимназия мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов статус мәсьәләсе билгесез калуын ирештерде.


Кеше хокуклары өчен оешмасының Башкортстан бүлекчәсе рәисе Леонид Чернов сүзләренә караганда, мәктәпләрне төзекләндерүгә бер тиен акча бүленмәгән очраклар да бар: “Безгә бик күп мәктәпләрдән шалтыраталар. Мәсәлән, Илеш районының Сеңрән мәктәбеннән шалтыратып, төзекләндерүгә бер мең сум гына акча бүленүен ирештерделәр. Анда ата-аналардан акча җыярга кушканнар. Шулай ук Авыргазы районыннан һәм башка кайбер районнардан шалтыратулар булды. Хәтта мәктәпләрне төзекләндерүгә бер тиен дә акча бүленмәгән районнар да бар”, диде ул.

Нурмөхәммәт Хөсәенов
Без Бәләбәй татар гимназиясе язмышы белән кызыксындык. “Узган елны мәктәпне төзекләндерүгә бер тиен дә акча бүлмәгән иделәр. Үзем иганәчеләрдән теләнеп утыз мең сум акча җыйдыйган идем. Быел, ни гаҗәп, унике мең сум акча бүлделәр. Монысы әйбәт, ләкин без инде берничә ел мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм сәнгать бүлеге утырган бинаның түбәсен төзекләндерү өчен акча ала алмыйбыз. Түбәдән су үтә, мәгариф бүлеге ышандыра. Без көтәбез”, ди мәктәп мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов.

Гимназиянең статусы алыну мәсьәләсе башка мәктәпләрдә дәүләт теле буларак, башкорт телен атнасына ике сәгать укыткан бер вакытта, бер генә сәгать укытылуы уңаеннан чыккан иде. Гимназия җитәкчелеге башкорт телен укыту федераль кануннарга ярашлы, ягъни ата-аналар ихтыярында булуын ирештерде. Аның сүзләренчә, ата-аналар шулай хәл иткән, ләкин Мәгариф министрлыгы моның белән риза булмаган. Узган уку елында мәктәпне тәмамлаучылар гимназиядә укулары турында аттестат алганнар. Бу исә уку йортының статусы шул килеш калуын күрсәтә.

Нурмөхәммәт Хөсәенов агымдагы уку елына да укыту планнары кабул ителүен хәбәр итте: “Бу планнар Русиянең Мәгариф министрлыгы планына да туры килми. Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның башкорт теленең мәҗбүри укытылмаячагы турындагы сүзләренә дә туры килми. Әлеге планнарда башкорт телен элекке кебек үк күләмдә укыту каралган. Шулай итеп, эт өрә, бүре йөри булып чыга”.
XS
SM
MD
LG