Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пан Ги Мун: Сүрия президенты көч кулланылмаячак дигән вәгъдәсен үтәмәде


БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун Сүрия президенты Бәшәр Әсадны тыныч демонстрантларга карата көч куллануны туктатмаганга һөкем итте.

Пан Ги Мун сүзләренчә, Әсад хәрбиләр һәм иминлек көчләре операциясе вакытында кешеләрнең үлүе булмаячак дигән вәгъдәсен үтәмәде.

БМО Иминлек шурасы Женевадагы ике көнлек ашыгыч киңәшмәсендә Сүриядә кеше хокуклары бозылуны тикшерүне дәвам итү мәсьәләсен хәл итә.

БМО-ның кеше хокуклары бүлеге башлыгы Нави Пиллей сүзләренчә, Сүриядә биш айга сузылган хөкүмәткә каршы чараларда 2 мең 200-дән артык кеше үтерелгән.
XS
SM
MD
LG