Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:43

Байден Япониядә дулкын ташкыныннан зыян килгән урыннарда була


АКШ вице-президенты Джо Байден Япониягә сәфәре вакытында быел март аенда көчле җир тетрәүдән һәм дулкын ташкыныннан зыян күргән төбәккә барды.

Ул вакытта 20 меңнән артык кеше үлгән иде, “Фукусима-Дайичи” атом электр станциясенә зур зыян килде.

Япония премьер-министры Наото Кан Байден белән очрашкан вакытта җир тетрәүдән соң Япониядә булган американ хәрбиләренең килгән казаны бетерүдә булышканы өчен Кушма Штатларга рәхмәт белдерде.

Байденның Япониядә булуы белән Азиягә сәфәре төгәлләнә. Ул Кытай һәм Монголиягә дә барды.

XS
SM
MD
LG