Accessibility links

Триполида сугыш бара, вәзгыять анык түгел. Каддафиның улы иректә [видео]


Триполида сугыш дәвам итә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:09 0:00
йөкләү

Либия башкаласы Триполида вәзгыять билгесез булып кала. Хөкүмәт көчләре шәһәрнең зур өлешен үз карамагына алганын белдергән гыйсъянчыларга җитди каршылык күрсәтә. НАТО көчләре дә Каддафи гаскәрләренә һөҗүмнәрен дәвам итә дип хәбәр ителә. [AP видеосы]

Либия башкаласы Триполидагы вәзгыять әлегә билгесез булып кала. Якшәмбе көнне башкалага кергән гыйсьянчылар шәһәрнең 90%-тан артык өлеше үзләренең контролендә булуны әйтә. Әмма Мөәмәр Каддафи гаскәрләренең аларга җитди каршылык күрсәтүе дә хәбәр ителә.

Каддафиның улы Сәеф әл-Ислам чәршәмбедә тарафдарлары алдына чыгып, җиңүнең алар ягында булачагын белдерде. Элегрәк гыйсьянчылар аны кулга алган дигән хәбәрләр таралган иде. AP видеосы:

Каддафиның улы иректә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:20 0:00
йөкләү

Үлүчеләр турында да төгәл саннар юк. Элгәре ике як та йөзләрчә кешенең үлүен белдергән иде.

Дөнья лидерлары, алга таба да кан кою булмасын өчен, Мөәмәр Каддафины хакимияттән китәргә чакыра. Иран белән Израиль дә Либия гыйсьянчыларына теләктәшлек белдерде.
XS
SM
MD
LG