Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:57

Русиянең самбо федерациясе Мирзаевны ярышларда катнашудан тыйды


Катнаш көрәш буенча дөнья чемпионы Рәсүл Мирзаев Мәскәүдәге студентны үтерүдә шикләнелгәнгә ноябрь аенда булачак көрәш самбосы чемпионатында катнашмаячак. Русиянең самбо федерациясе әнә шундый карар чыгарды.

13 августта Мәскәүдәге төнге клубларның берсендә әйткәләшкәннән соң Мирзаев 19 яшьлек Иван Агафоновка суга һәм ул хастаханәдә үлә.

Спортсменга белә торып сәламәтлеккә зыян салырга теләп үлемгә китергән гаепләве белдерелде.

Прокуратура мәхкәмәнең Мирзаевны биш миллион сум бәрабәренә иреккә чыгарып тору карарына каршы чыкты.

XS
SM
MD
LG