Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 09:00

Альберт Гыйльметдинов: "Телләрне яхшылап укытырга кирәк"


Әлмәттә узган укытучылар киңәшмәсе. 22 август 2011 ел

Әлмәттә узган укытучылар киңәшмәсе. 22 август 2011 ел

22 август көнне Әлмәттә Татарстанның мәгариф һәм фән хезмәткәрләре киңәшмәсе үтте. Очрашуда телләр укыту, мәктәпләрне заманча җиһазландыру, сәләтле кадрларны кызыксындыруга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.


Киңәшмәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин, премьер-министр Илдар Халиков, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов катнашты.

Балаларга бар уңайлыклар

Бу елны 11 меңнән артык республика гаиләсе сабыйларын балалар бакчасына урнаштыра. Дәүләт эшлеклеләренең эш сәфәре дә “Бәләкәч” исемле балалар бакчасын ачудан башланды.

"Бәләкәч" балалар бакчасы 270 урынлык. Балалар бакчасында музыкаль һәм спорт заллары, татар, инглиз телләрен өйрәнү өчен махсус кабинетлар, сынлы сәнгать, актерлык осталыгы студияләре, компьютер сыйныфы, юл кагыйдәләрен өйрәнү кабинетлары бар. Әлеге балалар бакчасында физиотерапевт блогы, бассейн да урнашкан.

"Телләрне өйрәнү, шул исәптән татар теле дә, инглиз теле дә, балага шәхес булып үсүдә зур мөмкинлек бирә. Шуңа күрә телләрне өйрәнүгә балалар бакчасыннан ук игътибар бирергә кирәк", диде Рөстәм Миңнеханов.

Беренче чиратта иминлек

Укытучылар киңәшмәсен ачып җибәргәндә, Рөстәм Миңнеханов, Әлмәтнең мәгариф өлкәсендә тәҗрибәсе зур булуын ассызыклады. Киңәшмә өчен Әлмәт шәһәре сайлануының сәбәпләре дә шунда булып чыкты.

Киңәшмәдә төп нотык белән Татарстанның мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов чыгыш ясады. Чыгыш башында ук ул балалар иминлегенә игътибар итү әһәмиятенә тукталды.

Альберт Гыйльметдинов
Иминлек өчен җаваплылык уку йортларының җитәкчелегенә йөкләнгән. Бу мәсьәләгә игътибар бирелмәгән очракта, аларны эштән куулары да ихтимал.

Министр сүзләренчә, узган уку елында республикада мәгариф системасын үстерүдә күп проектлар эшләнгән. “Электрон балалар бакчасы” системасы уңышлы гына эшләп килә, диде ул.

Шулай ук узган елны Татарстанда берничә зур күләмле проект тормышка ашырылган. Шул исәптән 1538 мәктәп wi-fi челтәре белән тәэмин ителгән.

Яшь кадр чит якка китмәс өчен

Альберт Гыйльметдинов мәктәпләргә яшь талантлы хезмәткәрләрне җәлеп итәр өчен төрле грантлар барлыгын искә алды. Грант алыр өчен бәйге бу елның апреленнән алып июленә кадәр үткәрелгән.

“Безнең яңа укытучы” проектында 626 кеше катнашкан, 3нче турда 150 җиңүче сайлап алынган. Алар 1 сентябрьдән республика мәктәпләрендә эшли башлый.

Грант җиңүчеләре 3 ел дәвамында, төп эш хакына өстәп, 7,5 мең сум акча алачак. Республиканың уку йортлары өчен 16 мең компьютер, укытучылар өчен 40 мең ноутбук алынган.

"Сәләтле балаларга фонд"

Мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов Татарстанда сәләтле балаларга ярдәм итү өчен махсус фонд ачарга тәкъдим итте. Мондый фонд балаларга фәнни тикшеренүләрендә, үсешләрендә, төрле олимпиада, бәйгеләрдә катнашуда ярдәм күрсәтәчәк, диде ул.

Үз чыгышында министр күп кенә талантлы укучылар укуларын Татарстаннан читтә дәвам итә, һәм кире республикага кайтмый, диде. Шуңа күрә ул югары уку йортлары ректорларын сәләтле балаларга аеруча игътибар юнәлтергә чакырды.

Гыйльметдинов, соңгы елларда Татарстан мәгариф системасын үстерүдә федераль рейтингта югарыга менде, диде.

"Балалар туган телләрен белергә тиеш"

Мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов, балалар туган телләрен белергә тиеш, дип ассызыклады. Аның фикеренчә, Татарстанда урыс телен дә, татар телен дә укытуга бертигез игътибар бирелә. Укучылар һәм аларның әти-әниләре ягыннан дәгъва булмасын өчен, телләрне яхшылап укытырга гына кирәк.

Казанның 19нчы гимназиясе укытучысы Екатерина Панова да, Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнү-өйрәнмәү мәсьәләсе һич тә күтәрелмәскә тиеш, диде. Ул, бар хикмәт телләрне ничек укытудан тора, ди. Екатерина Панова, үзе урыс милләт кешесе булуга карамастан, татар телен бик яхшы белә. Һәм бу уку елында 19нчы гимназиядә татар телен укыта башлый.

Ике сәгатьлек киңәшмәгә Рөстәм Миңнеханов нәтиҗә ясады. Аның әйтүенчә, мәгариф системасы үсешендә, беренче чиратта, укытучыларга таянырга кирәк. Кадрларга килгәндә, булган укытучылар белән эшләргә, аларга төрле ярдәм күрсәтергә кирәк, диде ул.

Кадрларны әзерләү сыйфаты уку йортларыннан да тора, диде президент Рөстәм Миңнеханов. Яхшы студентларның чит илгә укырга китүләренә кайгырмыйча, аларны кире кайтарыр өчен яхшы шартлар тудыру турында уйларга кирәк, дип саный ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG