Accessibility links

Кайнар хәбәр

Триполида гысьянчылар Каддафи резиденциясенә үтеп кергән


Соңгы хәбәрләргә караганда, гыйсьянчылар Либия башкаласы Триполидагы Каддафиның “Баб әл-Азизия” резиденциясенә кергән. Каддафиның кайда булуы билгесез.

Элгәре Халыкара шахмат федерациясе башлыгы Кирсан Илюмжинов “Интерфакс”ка үзе белән Каддафиның улы Мөхәммәд сөйләшүне белдергән иде. Мөхәммәд аңа Триполида НАТО көчләре һәм яллы гаскәрләр арасында сугышлар бара дип әйткән.

Илюмжинов Каддафиның үзе белән дә сөйләшкән һәм ул Триполидан беркая да китмәячәген әйткән. Шулай ук үзен үтергән очракта Либиядәге ватандашлар сугышы бик озакка сузылачак дигән.

Гыйсьянчыларның милли күчеш шурасын дөньядагы 30-дан артык ил Либиядәге кануный хакимият итеп таныды. Сишәмбе Гыйрак, Марокко, Бәһрәйн һәм Нигерия гыйсьянчыларга теләктәшлек белдерде.
XS
SM
MD
LG