Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерүдә Политковскаяны үтертүче турында мәгълүмат бар


Русия тикшерү комитетында 2006 елда Анна Политковскаяны үтертүче дип шикләнелгән кеше турында мәгълүматлар бар.

Бу хакта бүген комитет вәкиле Владимир Маркин белдерде. Аның сүзләренчә, бу мәгълүмат турында киңрәк сөйләү әлегә иртәрәк.

Кичә әлеге җинаятьне кылуда шикләнелгән кеше – ялга чыккан милиция подполковнигы Дмитрий Павлюченков тоткарлануы турында билгеле булды. Хокук саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, бертуган Мәхмүтовлар әлеге җинаятьне тормышка ашырган.

Маркин сүзләренчә, Павлюченковка акча бәрабәренә Политковскаяны үтерү кушыла. Үзенә буйсынган ул вакыттагы милиция хезмәткәрләренә журналистны күзләргә боера.

Ул вакытта Павлюченков Мәскәү шәһәрендәге оператив-эзләү идарәсенең 4-нче тармагында тышкы күзәтү бүлеге башлыгы була. Җинаятьчел төркемгә өч бер туган Мәхмүтовлар һәм башкалар да керә.

Политковскаялар гаиләсе адвокаты Анна Ставицкая Павлюченковны тоткарлауны тишкерү барышында борылыш ноктасы булырга мөмкин дип атады һәм журналистның туганнары бертуган Мәхмүтовлар эшендә шаһит буларак барган Павлюченковтан үтерүдә үзе катнашкан булырга тиеш дип “күптән шикләнәләр иде”, ди.

“Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте башлыгы Лев Пономарев “Интерфакс”ка “мин шау-шулы белдерүләргә бик ышанып бетмим, бу очракта да үтерүче алдан билгеләнгән булуы ачыкланыр дип шикләнәм”, диде.

Мәскәүдәге мәхкәмә тикшерүнең Павлюченковны кулга алырга дигән тәкъдимен пәнҗешәмбе караячак. Бу хакта Басманный мәхкәмәсе сүзчесе Екатерина Коротова белдерә.
XS
SM
MD
LG