Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтондагы архитектура биналарына җир тетрәүдән зыян килгән


Кушма Штатларда илнең көнчыгышында булган иң көчле җир тетрәүләрнең берсеннән соң килгән зыян күләмен ачыклыйлар.

5,8 дәрәҗәдәге тетрәү үзәге Виргиния штатында була, көчле җир тибрәлешләре Вашингтон һәм Нью-Йоркта да сизелә. Берничә кешегә зыян килә. Дәүләт оешмаларында эшләүчеләрне озак булмаган вакытка башка урынга күчереп торалар.

Вашингтонда берничә бинага зыян килә. Шул исәптән, архитектура һәйкәлләре - Милли кафедраль собор, 150 метр биеклектәге Вашингтон һәйкәлендә ярыклар барлыкка килә. Капитолиягә зыян килүе әйтелә.

Виргиниядәге North Anna атом электр станциясенең иминлек җиһазлары җир тетрәгәндә ике атом төш реакторын туктата.
XS
SM
MD
LG