Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:22

Улан-Удэ шәһәренә рәсмән 345 ел, ләкин Бурятия хакимияте моның белән килешми. Бурятлар Казанның меңъеллыгын да узып китәргә тели. Алар Бурятия башкаласының тарихы кимендә ике мең ел белән исәпләнә дип саный. Бу расланса, Улан-Удэ Русиянең иң борынгы шәһәренә әйләнәчәк.

Улан-Удэдан 15 чакрым ераклыкта, Селенга елгасы буенда Һуннар шәһәрчеге урнашкан. Бу җирләр федераль археология һәйкәле буларак саклана. Бүген шушы шәһәрчек борынгы йортлар нигезләренең комплексын тәшкил итә. Монда 1920 елдан бирле археологик казынулар алып барыла.

Җирле археологлар бу шәһәрчеккә 2 мең ел элек нигез салынган дип исәпли. Тарихчыларның менә шул фаразына Бурятия түрәләре зур өметләр баглый да инде. Башкаладан ерак булмаган бу тарихи урын Бурятия өчен зур акча янчыгына әйләнергә мөмкин. Әгәр дә белгечләр Улан-Удэның шул Һуннар шәһәрчегеннән башлануын исбат итә алса, Бурятия башкаласы Русиядә иң борынгы шәһәргә әвереләчәк.

Улан-Удэны туристик үзәк итәр өчен 10 миллиард сум кирәк

Һуннар шәһәрчегенә юнәлеш
Һуннар шәһәрчеге рәсми рәвештә Бурятиянең Иволга районы биләмәләре булып санала.Улан-Удэ башлыгы Геннадий Айдаев, тарихи һәйкәлне республика башкаласы карамагына алырга әзер торуын, бу әлеге һәйкәлне тәртиптә саклар өчен дә уңайлы булуын әйтә. Һуннар шәһәрчеге ниндидер кечкенә Иволга районында урнашканы әллә нинди зур каршылык тудырмас кебек рәсмиләргә.

Апрель аенда Бурятиянең сәнгать һәм фән әһелләре президент Вячеслав Наговицынга Һуннар шәһәрчеген Улан-Удэ карамагына алу үтенече белән хат юллаган. Төбәк башлыгы бу идеяне күтәреп алган. Август башында Бурятиянең милек министрлыгы Русия мәдәният министрлыгына Һуннар шәһәрчеген бер муниципалитеттан икенчесенә күчерүгә каршы түгеллеген раслап хат юллаган. Ләкин Мәскәү әлегә уңай да, тискәре дә җавап бирмәгән.

Бурятия үзенең башкаласын туристик шәһәргә әйләндерергә тели. Һуннар шәһәрчеге Улан-Удэга кергән очракта түрәләр аның бер өлешен музей итеп оештырырга, калган мәйданында һуннар чорындагы кирмәнгә охшатып корылмалар төзергә ниятли. Проектның презентациясен быел сентябрьдә шәһәр көнендә үк тәкъдим итмәкчеләр.

Әлбәттә, бу проект зур чыгымнар таләп итә, Улан-Удэны туристик үзәккә әйләндеререр өчен зур акчалар кирәк. Билгеле, мондый зур проектны Бурятия үзе генә тартып чыгара алмый. Алар бу эшкә федераль бюджеттан акча таммасмы дип өмет итә. Тулаем алганда, Бурятиядәге туристик инфраструктураны булдырыр өчен 10,83 млрд. сумнан артык акча кирәк. Республика бу эшкә 795,8 миллион сум гына бүләргә әзер, калган акчаны федераль үзәк бирер дип уйлыйлар.

Хуҗин: "Һуннар шәһәрчеге белән Улан-Удэ арасында бәйләнеш юк"

Һуннар чорыннан калган мирас Бурятия якларында шактый, анда 100 уникаль тарихи археологик һәйкәл бар. Киләчәктә ул ЮНЕСКОның дөнья мирасы исемлегенә кертелергә мөмкин. Танылган археолог, Казанның меңъеллыгын исбат итүче галимнәрнең берсе Фаяз Хуҗин, Улан-Удэның Һуннар шәһәрчегенә бернинди дә мөнәсәбәте юк, дип әйтә.

Тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин
“Һуннар шәһәрчегендә казу эшләре актив рәвештә 1950нче елларда барды, Ленинград архелоглары, аерым алганда, Давыдова шактый зур масташтаблы эш җәелдерде. Ул шәһәрчек, чыннан да, һуннар тарафыннан безнең эрага тиклем III гасырның ахырында барлыкка килгән.

Казу эшләре нәтиҗәсендә кызык ачышлар да ясалды. Мәсәлән, һуннар шул вакытта ук үз цивилизациясен булдыру алдында торган, аларның әкренләп кенә шәһәрләре барлыкка килгән, йортлары үзәкләштерелгән система белән җылытылган. Шул вакытта ук һуннарның чуен коя белгәннәре ачыкланды, мисал өчен, көнчыгыш Европада, Идел Болгарстанында бу эш күпкә соңрак башлана. Һуннар шәһәрчеге Иволга станциясендә урнашкан, ул Бурятиянең башкаласыннан ерак тора. Алар арасында бәйләнеш юк. Улан-Удэны Һуннар шәһәрчегенең дәвамчысы итеп күрсәтергә тырышуларына археологлар каршы чыгачак”, диде Фаяз Хуҗин.

Археологлар сүзләренчә, Улан-Удэ янындагы шәһәр безнең эрага кадәр III гасырда барлыкка килгән булса да, ул инде безнең эрадагы I гасырда ук юкка да чыга. Шәһәр янгын аркасында юкка чыккан дип фаразлыйлар. Шуңа күрә галимнәргә борынгы Һуннар шәһәре белән бүгенге Улан-Удэ бәйләнешен табар, аның 2 меңъеллык тарихын исбатлар өчен җиде кат тирен салырга туры киләчәк.

Росохранкультура хезмәтенең Көнчыгыш-Себер идарәсендәге дәүләт инспекторы Елена Ташак матбугатта Һуннар шәһәрчеген Улан-Удэга кушуны тәнкыйтьләп чыккан иде. Бурятиядә озак еллар дәвамында эшләгән түрә бу җирләрне туристик бренд итеп популярлаштырырга теләүне сәяси спекуляция дип атады. Ул, “бу җирләр бары тик галимнәр өчен кызыклы, алар анда фәнни эшләрен алып барырга тиеш. Аны музей итеп оештыру һәм халыкны җәлеп итүнең перспективларын күрмим, моның өчен акча исраф итү дөрес булмаячак”, дигән фикер белдерде Ташак.

Башкаларга үрнәкне Казан күрсәтте

Русиядә мондый масштаблы тарихи проектларны тәкъдим итү Казаннан башланды дисәк, ялгыш булмас. Татар галимнәре Казанга кимендә 1000 ел булганын исбат итеп, аны билгеләүне дәүләт дәрәҗәсенә күтәрә алды. Казанның меңъеллыгын бәйрәм итү чараларына әзерлек эшләре белән эш ул чактагы Русия президенты Владимир Путин җитәкчелек итте. Фаяз Хуҗин да, башка төбәкләрдә зур даталарны билгеләүгә Казан этәргеч ясады, ди.

“Казан кирмәненең үзәк өлешен тикшергәндә урта гасырлардагы шәһәрләрнең барлыкка килү вакытын раслау методикасын җентекләп өйрәндек. Ул катлаулы ысул, аның өчен шәһәрнең үзен казырга кирәк. Археологик материаллар күп, датаны күрсәтә торган табылдыклар булырга тиеш, аларның физика, биология, химия ысуллары белән тикшерелүе мөһим. Юбилейлар белән артык мавыгып киттеләр. Хәзер әнә Уфа үзен борынгырак шәһәр итеп күрсәтергә омтыла, Мәскәү дә үз ягын каера. Чамасын белергә кирәк”, ди галим.

Төбәкара сәясәт белгече Николай Петров, төбәкләр соңгы елларда тырышып проектлар турында баш вата, булмаган юбилейларны казып чыгара, ләкин үзәк барсына да хәерхаклы була алмый, дип саный.

Николай Петров
“Беренче мондый юбилейларны Казан белән Питербур билгеләде. Казанның меңъеллыгы шикле булса да, аны киң колач белән бәйрәм иттеләр. Аннары юбилейлар парады башланды. Кем генә уздырмый аларны. Русиягә ирекле кушылуны да, шәһәрләргә нигез салу вакытларын да бармактан суырып алып, бәйрәм даталарын билгелиләр. Аңлашыла, бу эшкә күп булмаса да, федераль бюджеттан акча күчә, бу рәвешле эш итү инде системага салынды.

Билгеле, төбәгенә карап, юбилейларның ничек, нинди дәрәҗәдә узуы да зур әйбер. Казан бәйрәме югары дәрәҗәдә узды. Татарстан стратегик яктан мөһим төбәкләрнең берсе булып санала, аннары ул чакта Мәскәүнең Татарстан җитәкчелеге белән дә мөнәсәбәтләре бик җылы иде.

Әгәр Улан-Удэ үзенең 2 меңъеллыгын исбат итсә, моны зурлап бәйрәм итәргә кирәк дип Мәскәүне күндерсә, аларга да акча күчерерләр кебек, ләкин нинди күләмдә, әйтүе кыен. Владимир Путинның “безгә төрле төбәкләрдә яшәеш челтәрен яхшыртырга кирәк, моның ниндидер чарага яисә датага бәйләп башкарылуы яхшы” дигән сүзен исәпкә алганда, Бурятиягә дә бәхет елмаер кебек”, ди эксперт.

Петров: "Биргәнгә караганда, Мәскәүдән акчаны күбрәк каералар"

Һуннар шәһәрчегенең нигезләре
Николай Петров, бәлки, зурлап юбилейлар уздыру, ниндидер масштаблы проектлар уйлап чыгару ул - Мәскәүгә киткән салым акчаларының бер өлешен кире төбәкләргә кайтарырга тырышу дигән фикер белән килешмәде. Ул шәхсән Себер якларыннан башка, Русиядә донор төбәкләр юк дип саный, Татарстан да шул булдыксызлар рәтендә икән. Эксперт әйтүенчә, Татарстаннан салым буларак килгән акча Мәскәү кире аңа биргән акчага караганда күпкә аз.

Сәясәт белгече Мәскәүне төбәкләргә акчаны мулдан бирә дисә дә, төбәкләр дә үз чиратында салымны түләми тормый. Асылда бар салым да башта үзәккә озатыла, аннары инде бик саран гына кире таратыла. Инде Татарстанны да җилкә кимерүче төбәк итеп күрсәтергә тырышалар. Сәнәгатьтән кергән акчалар җирле халыкка тәтемичә Мәскәүгә озатылганы исәпкә алынмый.

Ак патша акчаны кайчан, күпме күләмдә бирер дип өметләнеп утырганда, кайбер төбәкләр, мисал өчен, Бурятия кебек, үзләрендәге яшәеш челтәрен ныгыту, яңарту эшләрен башкарып чыгар өчен булса да үзәккә аккан акчаларын кире кайтару хәйләсен табарга һәм төрле проектлар уйлап чыгарырга мәҗбүр. Русиядә федерация шулай гына эшли.

XS
SM
MD
LG