Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Булгария” кайтавазы: Храмов үзенә кул салган булырга мөмкин


"Булгария" корабы. 24 июль 2011 ел
"Булгария" корабы. 24 июль 2011 ел

Түбән Новгородта Идел елгасы дәүләт күзәтчелеге (Госморречнадзор) бүлеге башлыгы урынбасары Александр Храмов үлгән. Фаҗигане тикшерү эшләре дәвам итә.


Рәсми булмаган мәгълүматка караганда, Александр Храмов эшеннән куылганын белеп, үз-үзенә аткан.

59 яшьлек Александр Храмовның гәүдәсен дүшәмбе кичке сәгать 6да Түбән Новгородның Федоровский яр буенда тапканнар. Кайсыбер мәгълүматларга караганда, пистолет һәм патрон гәүдә янында табылган. Җинаять эшен ачу-ачмау хәл ителә.

“Булгария” хәлләре

Александр Храмов Госморречнадзорда (Ространснадзор структурасы) теркәү һәм лицензия бирү бүлеге башлыгының урынбасары булып эшләгән. Ул “Булгария” фаҗигасе эшендә шаһит буларак катнашкан. Шул сәбәпле аның эшендә дә, өендә дә тентүләр үткәрелгән булган.


Бер атна элек кенә аның белән “Булгария” эшенә нисбәтән сораштыру үткәрелгән. Август урталарында Александр Храмовның берничә хезмәттәше дисциплинар җаваплылыкка тарттырылган.

Ләкин Ространзнадзорның башлыгы Александр Касьянов дисциплинар җәзаларның булганын кире кага. Генпрокуратура соңыннан бу кире кагу тикшеренүләрсез генә хәл ителгән дигән карар чыгарды. Һәм бу мәсьәлә буенча тикшеренү эшләре башланды.

Бер атна элек Ространснадзорның Казан бүлеге җитәкчесе Ирек Тимергазиев һәм дәүләт инспекторы Владислав Семенов кулга алына. Алар арендаторга (“Агроречтур”га) көймәне арендалауга лицензия алырга рөхсәт бирә торган актка кул куйган.

“Порт-ньюс” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Александр Храмов эштән куу турындагы боерыкны укыгач, үз-үзенә аткан.

“Бу Русия тәртипсезлеге”

Милли хәрәкәт аксакалы, татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт, бу түрәнең үтерелүе яки аның үз-үзен атып үтерүгә аптырыйсы юк, монда гомум Русия сәясәте гаепле, дип саный:

“Монда бер дә аптырыйсы юк. Алар гади "шөрепләр", алар шулай эшләргә мәҗбүр, чөнки аларга гаилә тукландырырга кирәк. Ә эшләгән вакытта нинди генә авырлыклар булмый.

Бу очракта алар лицензия бирмәгән булсалар, аларны үзләрен эш урыныннан алырлар иде. Ә югарыда утырган түрәләр Идел буенча барлык көймәләрне үзләренә алып беткәннәр. Ә ул миллиардерлар бернәрсәгә дә җавап бирми.

Русиянең дәүләте беркем алдында җавап бирми, шул исәптән халык алдында да. Бернинди җаваплылык булмагач, иркенләп урлашалар. Бөтен федерацияне бетерү сәясәтен алып баралар.

Ә мескен вак түрәләр гаиләсен дә карый алмый, юньләп эшли дә алмый. Ә тагын җитмәсә, аларны җаваплылыкка тарталар. Русиядә гомер буе шундый тәртипсезлек булды. Шул “шөреп” хәленә калдык инде.

Хәзер 122 кеше үлгәч, кемнедер җавапка тартырга кирәк. Бу беренче һәм соңгы очрак түгел. Адым саен диярлек самолетлар егылып төшә. Ә кемгә авырлык килә? Гади халыкка. Ә югарыда бөтен авиациянең акчасын урлап утыручыларга бернинди зыян да булмый. Тешсез тарак, башсыз бармак хәленә калды безнең ил.”

"Свобода" радиосының Түбән Новгородтагы корреспонденты Сергей Анисимов хәбәр итүенчә, кайбер мәгълүматларга күрә, Александр Храмовның бернинди лицензия дә бирмәгән, ләкин югарыда торган түрәләр гаепне Түбән Новгородтагы теркәү һәм лицензия бирү бүлегенә ягарга теләгән.


Түбән Новгородта Идел елгасын дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары Александр Храмов үлеме сәбәпләрен тикшерү эшләре бара.
XS
SM
MD
LG