Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек Шурасына Либия хисапларын “ачу” резолюция өлгесе тәкъдим ителәчәк


Франция һәм БМО Иминлек Шурасында әгъза илләрнең бер өлеше Либия хисапларын яңадан ачу һәм чикләүләрне алу турында резолюция өлгесе әзерли.

Чит ил хисапларында булган финанслар Либия гыйсьянчылары оештырган Милли күчеш шурасы карамагында булачак.

Әлеге проектның нечкәлекләре Катарда Төркия һәм АКШ вәкилләре очрашуында тикшереләчәк.

Бүген Франция президенты Николя Саркози хисапларны яңадан ачу турында Милли күчеш шурасы башлыгы Мостафа Габдел Җәлил белән сөйләшә.

Чикләүләр, гыйсьянчылар көрәш алып барган Мөәмәр Каддафи хакимиятенә каршы, Иминлек Шурасы тарафыннан кертелгән иде. Либия башкаласының күп өлеше гыйсьянчылар контролендә булса да, Каддафи тарафдарлары белән сугыш дәвам итә. Полковник Каддафиның кайда булуы билгесез.
XS
SM
MD
LG