Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәрия Сабурская: “Кеше хокукларын якларга әзербез”


Сәрия Сабурская
Сәрия Сабурская

Бүген Казанда Татарстан кеше хокукларын яклау идарәсенең җыелышы үтте. Видеоконференция рәвешендә оештырылган чарада республиканың шәһәр һәм районнарындагы кеше хокукларын бозу очраклары һәм аларга каршы күрелгән чаралар турында сөйләделәр.


Татарстан Министрлар кабинеты каршында эшләп килүче кеше хокукларын яклау идарәсенә бу елның беренче яртысында 1220 мөрәҗәгать ясалган. Боларның 650сен язма мөрәҗәгатьләр тәшкил итә.

Бу мөрәҗәгатьләр күбесенчә торак мәсьәләсе, гражданнарны социаль яклау һәм социаль яктан тәэмин итү өлкәсенә карый. Ватандашлар әлеге идарәгә шулай ук, хезмәт, сәламәтлек саклау тармакларындагы хокукларының бозылуы хакында хәбәр иткән. Шулай ук мәхкәмә карарларында һәм төрмәләрдә бозылган кеше хокукларын яклаучылар да ярдәм сораган.

Бүгенге көндә республиканың һәрбер районында кеше хокукларын яклау идарәсенең бер вәкиле эшләп килә. Быелның беренче яртысында бигрәк тә Арча, Кукмара, Түбән Кама, Менделеев, Әгерҗе, Аксубай районнарында яшәүче ватандашлар үз хокукларының бозылуы аркасында идарә вәкилләреннән ярдәм сораган. Ә кайбер районнарда мөрәҗәгать итүчеләр саны бик аз булган. Вәкилләр бу хәлне төрле сәбәпләргә бәйләп аңлата.

“Кеше хокуклары күбесенчә социаль өлкәдә бозыла”

Бүген узган кеше хокукларын яклау идарәсе җыелышында кайбер үзенчәлекле вакыйгаларга да тукталдылар.

Әйтик, Әгерҗедә исеме һәм яшәгән урыны әйтелмәгән бер ватандаш хакимияткә, күпме генә мөрәҗәгать ясауга карамастан, үз өенә интернет тоташтырылмавыннан зарланган. Райондагы кеше хокукларын яклау вәкиле ярдәме белән бу проблемны чишүгә ирешкәннәр.

Видеоконференция барышы
Шулай ук Арча районындагы вәкил дә, бер ватандашның авыруы булуга карамастан еллар буена чишелми килгән инвалид исемен алу мәсьәләсен хәл иткән.

Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы кеше хокукларын яклау идарәсе җитәкчесе вазифасында бер ел чамасы эшләүче Сәрия Сабурская, районнардагы вәкилләр белән һәрдаим элемтәдә торуларын, булган проблемнарны җирле хакимиятләр белән бергәләп чишәргә тырышуларын ассызыклады.

Аның сүзләренчә, Татарстанда кеше хокуклары күп очракта социаль өлкәдә бозыла. Хезмәт хакларын ала алмау һәм балалар бакчаларына бәйле шикаять хатлары да күп килә икән.

Халык хокук яклау оешмасының барлыгын беләме?

"Кеше хокуклары бозылучылар безгә мөрәҗәгать итсен иде. Атнасына ике мәртәбә без аларны кабул итәргә әзер. Дүшәмбе көнне хокукчылар, сишәмбе көнне үзем ватандашларны кабул итәм", диде ул.

"Айга ике мәртәбә районнардагы ватандашлар белән дә очрашулар уза. Әле менә узган атнада Түбән Камада кабул итү көннәре булды. Үз хокукларының яклануын сорап, 17 кеше минем белән очрашуга килде", дип сөйләде Сәрия ханым.

Кайсы районнарда кеше хокуклары күбрәк, ә кайсыларында азрак бозыла дигән сорауга Сабурская, моны чагыштырып әйтү авыр, ди.

"Әллә инде кешеләр Татарстанда кеше хокукларын яклау идарәсе барлыгын белми, әллә инде районнардагы вәкилләр әйбәт эшли, кайбер районнарда безгә бик аз мөрәҗәгать итәләр. Шулай да шикаятьләр булгалый", дип белдерде Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы кеше хокукларын яклау идарәсе җитәкчесе Сәрия Сабурская.
XS
SM
MD
LG