Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:33

ТИҮ президенттан татар телен яклауны таләп итә


Рөстәм Миңнеханов Татарстан конституциясенә таянып президентлыкка ант итә, Казан, 25 март 2010

Рөстәм Миңнеханов Татарстан конституциясенә таянып президентлыкка ант итә, Казан, 25 март 2010

Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә, республикада татар һәм урыс телен тигез куллануны сорап, ачык хат язган.


“Мин татар. Ә нигә минем телне беркем дә хөрмәт итми?” Бу Сезнең “Эхо Москвы” радиосына биргән интервьюдан. Шушы борчулы фикерегезне уртаклашабыз, безнең тәкъдимнәр Сезгә ярдәм итсен иде”, дип башлана ачык хат.

“Конституция үтәлсен”

Татар иҗтимагый үзәге президенттан Татарстан конституциясендәге телләр турындагы 8нче маддәне үтәүне таләп итә. 1992 елда кабул ителгән “Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында”гы канунда татар һәм рус телләренең тел буларак тигез хокуклы эшләвен тәэмин итү турында әйтелгән. Әмма бу тулысынча үтәлми.

“Татарстан Дәүләт Шурасы, Министрлар Кабинеты үзләренең вазифаларын үтәмиләр, асылда Татарстанда рус теле генә дәүләт теле булып тора. Татар теле дәүләт һәм муниципаль оешмаларында, иҗтимагый тормышта, көнкүрештә кулланылмый. Мәсәлән, Казан Ратушасында, Шәһәр Думасы утырышлар залында, синхрон тәрҗемә дә юк. Башкалабыз Казанда шәһәр Думасы, башкарма комитет Татарстан конституциясен танымыйлар, бар эшне рус телендә генә алып баралар”, диелә ачык хатта.

Фәрит Зәкиев
Иҗтимагый үзәк рәисе урынбасары Фәрит Зәкиев сүзләренчә, чынлыкта Татарстанда бары урыс теле генә дәүләт теле итеп кулланыла. Татар телен дәүләт теле дип әйтеп булмый.

“2004 елның 11 октябрендә президент Шәймиев “2004-2013 елларга Татарстан республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасын раслау турында”гы канунга кул куйган иде. Бик күп акча “үзләштерсәләр дә”, бу программа үтәлмәде. Программаны оныттылар, аны “күмгән” түрәләр җавапка тартылмады”, ди Фәрит Зәкиев.

Авыл мәктәбен бетерүне туктатыйк

Ачык хатта Русия мәгариф министрлыгының авыл мәктәбен бетерә торган нормалар кертүе турында язып үтелгән.

“Авыл классларында 14 укучыдан ким булырга тиеш түгел. Бу акылсыз кануннар аркасында 2008-2010 елларда 175 татар мәктәбе ябылды. 2011 елда 200 татар мәктәбе ябылачак”, диелгән ачык хатта.

2010 елда кабул ителгән "Киләчәк" программасында татар мәгарифе турында бер сүз булмавы да искәртелгән.

“Шулай итеп, Татарстан хакимияте, мәгариф министрлыгы, министр Гыйльметдинов татар мәгарифен бетерү сәясәтен алып бара.

Татар милли оешмаларының татар мәгарифенең, татар теленең упкын алдында торуы турында, татар теленең абруен күтәрү турында хакимияткә бик күп санлы мөрәҗәгатьләрен, хатларын, тәкъдимнәрен Татарстан һәм Казан хакимияте ишетергә дә теләми.

Мәсәлән, 2005 елда Казан Уставы кабул ителгәндә бөтенхалык тыңлаулары булган иде. Милли оешмалар Татарстан башкаласының мэры һәм башкарма комитеты рәисе ике дәүләт телен белергә тиеш дигән тәкъдим белән чыкты. Әмма-ләкин бу татар теленең абруен күтәрә торган тәкъдимгә Казан хакимияте игътибар итмәде.

Халык ихтыярына төкерүнең нәтиҗәсе билгеле: урыс телен белмәсәң Татарстан башкаласы Казанның башкарма комитеты рәисе була алмыйсың, ә татар телен белмәсәң - рәхим итегез, юл ачык!”, диелә татар иҗтимагый үзәгенең президентка язылган хатында.

Татар балалар бакчалары төзергә, түрәләрне хөкем итәргә

Ачык хат ахырында татар иҗтимагый үзәге Рөстәм Миңнехановка берничә тәкъдим белән чыга. Алар “2004-2013 елларга Татарстан республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү Татарстан республикасы дәүләт программасын” үтәү турында Татарстан Дәүләт Шурасында парламент тыңлаулары оештыруны, Татарстан президенты, Татарстан Дәүләт Шурасының Русия мәгариф министрлыгы керткән татар мәктәбен бетерүче нормативларга каршылык белдерүне һәм дәүләт телләре турындагы канунны үтәүне сорый.

Шул ук вакытта алар “Бәләкәч” программасы кысаларында кимендә 50% аерым татар бакчалары булдыруны, Татарстанның һәр район үзәгендә бүгенге көн таләпләренә туры килә торган үрнәк татар-инглиз гимназияләрен ачуны, Татар федераль телевидение каналы оештыруны һәм латин графикасына күчүне таләп итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG