Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:11
Ракета йөртүче "Союз-У" яңа галәм йөк корабы "Прогресс М-12М" белән казага юлыгып, кисәкләре Алтай республикасының Чойский районына төшкән. Беренчел хәбәрләргә караганда, җирдә җимерелүләр һәм зыян күрүчеләр булмаган. Таулы Алтайда төн булганга, төгәл мәгълүматлар иртән булыр дип хәбәр ителә.

Чәршәмбе көнне Байконур галәм аланыннан җибәрелгән “Прогресс” йөк корабы билгеләнгән биеклеккә менеп җитә алмаган. Бу хакта ракета-галәм тармагындагы чыганак белдерә.

Аның сүзләренчә, 325 секунд очканнан соң йөк корабы ракета йөртүченең өченче буыныннан аерыла алмаган һәм атмосфераның тыгыз катламында өлешчә янып, җимерелеп җиргә төшкән. Очышлар идарәсе үзәгендә бу хәбәргә аңлатма бирелми.

Бу соңгы 30 ел эчендә “Прогресс”ның беренче уңышсыз очышы. Кораб Халыкара галәм станциясенә 3,5 мең тонна йөк, шул исәптән су, азык-төлек һәм кислород илтергә тиеш булган.

XS
SM
MD
LG