Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:37

Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы шартлауда берничә кеше яраланды


Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Хаккари вилаятендә хәрби машиналар кәрваны барганда шартлау булды. Берничә кешенең яралануы хәбәр ителә.

Шартлауны көрд сугышчылары оештырган дип шикләнелә. Бу хәбәр турында әлегә рәсми чыганаклардан раслау юк.

Соңгы айларда илдә тыелган Көрд эшчеләр фиркасе кораллы сугышчылары һөҗүмендә 40-тан артык Төркия хәрбие һәлак булды.

Әлеге хәлләргә җавап итеп, Төркиянең хәрби очкычлары, Гыйракның төньягында кораллы сугышчыларның ныгытмаларын, берничә мәртәбә утка тотты. Хәрбиләр белдерүенчә, 100-дән артык сепаратист үтерелгән.

1984 елдан бирле Көрд эшчеләр фиркасенең бәйсез Көрдстан оештыру максатында оештырган кораллы көрәшләрендә 40 меңнән артык кеше үлде.

XS
SM
MD
LG