Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:12

Роскосмос “Союз” очышларын вакытлыча туктатты


Роскосмос чәршәмбе көнне “Прогресс” галәм корабы казага юлыкканга, пәнҗешәмбе ракета йөртүче “Союз”ларны очыруны вакытлыча туктатып торды.

“Интерфакс” хәбәр итүенчә, каза сәбәпләрен ачыклаганчы бу шулай эшләнгән. Бүген иртән кораб калдыклары төшкән Алтай республикасының Чойский районына кертелгән гадәттән тыш хәл кире алынды. Ул кичә кич кертелгән иде. Кешеләрнең үлүе һәм зыян күрүе турында хәбәр ителми.

“Прогресс” кисәкләре Бижельбик авылы янына төшкән. Анда яшәүчеләргә урманга керү тыелган. Юлларга полиция күзәтүе куелган.

XS
SM
MD
LG