Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Идел-Урал конфедерациясен төзү мәсьәләсе күтәрелде


Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышында Идел-Урал буендагы республикаларның конфедерациясен төзү башлангычы тикшерелде.


Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышында башкорт мәгарифен үстерүгә булышлык итүче “Ак тамыр” оешмасы рәисе Ирек Агишев һәм Татарстанның Чаллы шәһәреннән килгән милли хәрәкәт лидеры Зиннур Әһлиуллин катнашты.

Утырышта беренче булып сүзне Ирек Агишев алды. Ул Идел-Урал буендагы республикалар, атап әйткәндә, Башкортстан, Татарстан, Чувашстан, Мари Иле, Мордовия һәм Удмуртия республикаларының конфедерациясен төзү башлангычын күтәрүләрен ирештерде. Моңа татар оешмаларына да кушылырга чакырды. Ирек Агишев шулай ук бу башлангычка барлык башкорт оешмалары да кушылмавын да ирештерде:

Ирек Агишев
“Башкорт җәмәгатьчелек оешмалары икегә бүленде. Бер якта - Бөтендөнья башкортлары корылтае, Башкорт яшьләре иттифагы кебек хакимият җырын җырлаучы оешмалар тора. Без “Рух” исемле оешмага берләштек. “Рух”ка “Ак тамыр”, Туган тел”, “Күк бүре”, “Башкорт патриотлары хәрәкәте” оешмалары керә. Без Русиядә үткәрелгән сәясәт, аеруча ике яклы килешү бетерелүенә, мәгарифтәге түнтәрелешләргә кырка каршыбыз. Үзебезнең хокукларга бары тик кануни юллар белән, берләшеп көрәшкәндә генә нәрсәгә дә булса ирешеп була дип исәплим”.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов аңа каршы башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре белән уртак өстәл артында сөйләшү өчен хокуклар тигез булырга тиешлегенә басым ясады. Башкорт оешмаларының беркайчан да татар мәнфәгатьләрен яклаганы булмавын, ул гына да түгел, татар авылларын башкортлаштыруга күз йомуларын ирештерде.

Уфа татарлары мәгарифен һәм мәдәниятен үстерү фонды рәисе Наил Хәкимов исә зур мәсьәләләрдә уртак тел табарга чакырды:

“Безнең позицияләр уртак. Минемчә, Башкортстандагы татар, башкорт, мари, чуваш, мордва һәм удмурт җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре берлектә әлеге мәсьәләне караганнан соң, уртак фикергә килгән хәлдә, шул республикаларга чыгарга мөмкин.”

Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзасы Рәмил Хөсәенов:

“Бүгенге көндә башкорт җәмәгатьчелеге икегә бүленгән. Бер якта - хакимият авызына карап торган оешмалар, башкорт түрәләре. Аларга республиканың киләчәге кирәкми. Алар кәнәфи, акчага бәйле. Икенче якта - республиканың, башкорт милләтенең киләчәге өчен җан атучы оешмалар. Без алар белән конструктив эш итәргә тиеш”.

Сөйләшүләргә ноктаны Чаллы кунагы Зиннур Әһлиуллин куйды:

Зиннур Әһлиуллин
“Конфедерация төзү уе яңа түгел. Без туксанынчы елларда ук бу мәсьәләне күтәреп Башкортстан, Татарстан, Чувашстан җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашулар үткәргән идек. Ләкин безнең төп хыял Татарстанның тулы мөстәкыйльлегенә ирешү иде. Шуңа конфедерация мәсьәләсе икенче урынга шуышты. Ул уй хыялда гына калды.

Конфедерация мәсьәләсенең кабат күтәрелүен мин хуплыйм һәм ярдәм итәргә ризамын. Монда бары тик Мордовия һәм Удмуртия республикалары белән генә проблемнар булыр кебек, чөнки аларда милли хәрәкәт юк. Без Удмуртиядә хәрәкәт төзи алабыз әле, ә менә Мордовия... Шулай да эшләп карыйк. Шул республика җәмәгатьчелек оешмаларын бу байрак астында туплый алсак та, зур эш булачак”.

Татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы республикадагы татар, башкорт, мари, чуваш, мордва һәм удмурт җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең түгәрәк өстәлен уздырырга карар итте.
XS
SM
MD
LG