Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:13

Русиядә балыкчылык канун өлгесенә каршы чаралар үтә


26 мартта Казандагы чарага 4 меңләп кеше җыелган иде

26 мартта Казандагы чарага 4 меңләп кеше җыелган иде

Русиядәге шәһәрләрдә “Шөгыльле һәм спорт балыкчылыгы” канун өлгесенә каршы чаралар уза.

Балыкчыларның пикетлары җирле хакимиятләр белән килешенгән. Радиобыз хәбәрчесе белдерүенчә, Русия президенты Дмитрий Медведев әлеге канун өлгесен җәмәгатьчелек тикшерүен 19 сентябрьгә кадәр озайтканга күрә, балыкчылар документ бөтенләй кире кагылыр дип өметләнә.

Балыкчылар сулыкларны хосусыйлаштыруга,”фиш-карт” дип аталган түләү кертүгә, балык тоту ширкәтләренә каршы чыга.

Бүгенге чаралар вакытында Русия күләмендә әлеге яңа канунга каршы имзалар җыю да башлана.

XS
SM
MD
LG