Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау мәчетләрендә ифтар ашлары һәркөн уза


«Иман нуры» мәчете
«Иман нуры» мәчете

Ижау шәһәренең Устинов районында яшәүче дин кардәшләребез өчен дин кануннарын үтәү мөмкинлеге артты. Соңгы елларда «Иман нуры» мәчетендә намазларга йөрү, дин белеме туплау, ифтар ашлары уздыру, тәрәвих намазларын бергә уку гадәти күренешкә әверелде.


“Иман нуры” мәчетенә Рамазан аенда дин тотучылар күпләп килде. Аеруча җомга намазларына мөселманнар күбрәк җыелды. Үткән җомгада мәчеттә, гадәттәгечә, ир-атлар залында сафлар бик тыгыз иде. Алма төшәр урын да юк дисәк, хаклы булырбыз. Мөселманнарга вәгазьне Ижау Җәмигъ мәчете имамы Ильяс хәзрәт сөйләде. Ул үз вәгазенең күп өлешен кешенең эчке матурлыгына багышлады. “Бу – иң беренче чиратта рухи байлык туплау”, дип аңлатты имам.

“Иман нуры” мәчетендә быел да ифтар ашлары Рамазан аеның һәр көнендә уздырыла. Көн саен авыз ачарга килгән 150-160 кеше өчен өстәл әзерләнә. “Иман нуры” мәчете имамы Равил хәзрәт Газизов сүзләренчә, беренче көннәрдә авыз ачу мәҗлесе уздыру өчен чират алганнар. Әле һаман шундый теләк белән килүчеләр бар икән.

Фәөзия Батыршина (с) һәм Әнисә Закирова
“Иман нуры” мәчете төзелешен әйдәп баручы Әнисә ханым Закирова бу районда яшәүче мөселманнарга дини йолаларны үтәүдә мөмкинлекләр булдыру өчен хыялланып кына калмады. Гыйбадәт йортын салу өчен күп көч һәм тырышлык куйды.

“Элек телевизордан башка районнарда мәчетләрдә гыйбадәт кылып, ифтарлар уздырылуын күреп, үзебездә мәхәллә булдырып, мәҗлесләр уздыра алсак иде дип теләп йөрдем. Аллага шөкер, өченче ел бу гамәл бездә дә башкарыла”, ди Әнисә ханым.

Башка елларда ифтар мәҗлесен оештыру өчен күп ризыкларны мөселманнар китерсә, быел алар ашларны әзерләү өчен күбрәк финанс ярдәм иткән. Ифтарларны оештыручылар аш пешерү өчен һәркөн ризык сатып алалар. Шулай ук бакчачылар үзләре үстергән яшелчәләрне китереп торалар. “Пешекчеләр бик тәмле пешерәләр ашларны, зарланучы юк”, дип уртаклашты Әнисә ханым.

“Авыз ачарга йөрүчеләр туганнарына кунакка баргандай һәркөн күчтәнәчләр дә алып киләләр. Җиләк-җимеш, конфетлар китерделәр, хәтта чәк-чәк тә пешереп килүчеләр бар. Алып килгән күчтәнәчләр өстәлләрне мул итеп көйләргә һәм матурларга ярдәм итә”, дип уртаклашты мәчеттә укулар алып баручы Фәүзия ханым Батыршина.

Пешекчеләр Нәкыйбә апа Әхмәтханова һәм Мәгъсүмә апа Касимова
Август аенда көннәр озын, шундый эссе вакытта ураза тотып, тагын ике йөзгә якын кешене туйдырырлык ризык әзерләү – һәр кеше дә күтәрә алырлык эш түгел. Мәчет ашханәсендә Нәкыйбә апа Әхмәтханова, Мәгъсүмә апа Касимова, Рәшидә апа Гайниева ураза тотучыларга ашлар әзерли.

Нәкыйбә Әхмәтханова барысы өчен дә: “Ифтарлар әзерләүдә авырлыклар булмады”, дип җавап бирде.

Мәчеткә намазларга йөрүчеләр танышлары белән очрашып, аралашу өчен дә килә. Дин кардәшебез Абдулла Корбанов үзен кечкенәдән мөселман дип таныса да, аны намаз укырга, ураза тотарга беркем дә өндәмәгән. Хәзер үз гаиләсендә бу юнәлештә аңлату эше югары дәрәҗәдә куелган.

“Хатыным хиҗаптан йөри. Биш балабызның икесе безнең белән ураза тота, дини кануннарны үтәп яшәргә тырышабыз. Ай буена ураза тотуда бер дә авырлык күрмәдек”, дип уртаклашты Абдулла Корбанов.

Равил хәзрәт Газизов
“Әмма барлык гаиләләрдә дә әлегә дини йолаларны үтәү шушы дәрәҗәдә алып барылмый. Хәзер балаларның җәйге ялы, әмма мәчеткә әби-бабайлар оныкларын алып килми”, дип уфтана Равил хәзрәт Газизов.

Бу юнәлештә эшне изге күңелле милләттәшләребез үз җилкәсенә ала. Зөлфия апа мәчет янында яши. Ул балаларга дини белем бирә. Алар өчен төрле чаралар оештыра. Быел да викторина уздырырга ниятли. 1 сентябрьдә үз фатирына чакыра. Катнашучыларга бүләкләр, җиңүчегә бер мең сум акча әзерләгән.
XS
SM
MD
LG