Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:44

Казанда Мәскәү көннәре үтә


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү вәкиллеген кабул итте

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү вәкиллеген кабул итте

25-26 августта Татарстанда Мәскәү көннәре үтә. Бу уңайдан Казанга Мәскәүдән бер төркем кунак килеп төште. Алар арасында Русия башкаласында яшәүче атаклы татар кешеләре дә бар.


Татарстанда үтәчәк Мәскәү көннәре алдыннан Министрлар кабинетында үткән матбугат очрашуында, Мәскәүдән бик зур вәкиллек киләчәге әйтелгән иде. Мәскәү мэры урынбасары Александр Горбенко җитәкләгән бу төркемдә 11 рәсми вәкил белән бергә, 47 эре ширкәт җитәкчесе, 60лап сәнгать әһеле һәм алар арасында Мәскәүдә яшәүче 3 дистәдән артык танылган татар кешесенең дә Казанны сәфәр кылачагы белдерелде.

Казанга Мәскәү татарлары килде

Бүген көндез килеп төшкән Мәскәү десантында чыннан да Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы таныш татарларны күрергә мөмкин булды.

Алар арасында танылган кардиохирург Ренат Акчурин, Русия мөфтиләр Шурасы җитәкчесе Равил Гайнетдин, балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни тикшеренү институты директоры урынбасары Светлана Вәлиуллина, режиссер Лина Арифуллина, футбол Русия җыелма такымының элекке уенчысы Руслан Нигъмәтуллин һәм башкалар бар.

Мәскәү кунаклары бүген иң элек Казан елга портында 10 июльдә Иделдә баткан “Булгария” корабында үлүчеләрне искә алды.

Аннан соң Татарстан республикасы белән Мәскәү арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәният тармакларына кагылышлы кул куелган килешү нигезендә тормышка ашырылучы “Энергоэффектив квартал” микрорайонын барып күрде.

Татарстанда Мәскәү көннәренең рәсми ачылышы исә бүген кич, Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театрында була. Әлеге чарада танылган камера оркестры “Мәскәү Виртуозлары” чыгыш ясый.

Мәскәү көннәре бу чаралар белән генә тукталып калмаячак, 26 августта Татарстан милли китапханәсендә Мәскәү язучылары белән иҗади очрашу үтәчәк. Әлеге чара кысасында Мәскәү хакимияте җибәргән 2000 китапны Татарстан мәдәният оешмаларына тапшыру тантанасы уздырылачак. Шулай ук бу көнне “Мир” кинотеатрында Мәскәү һәм Казан киносәнгатьчеләре һәм режиссерлары очрашачак.

Мәскәү көннәре кысасында бу очрашулар мәдәният, сәнгать өлкәсе белән генә чикләнмәячәк, Татарстан һәм Мәскәү эшкуарлары да үзара күрешеп сөйләшәчәк.

Мәскәү кунаклары икътисад белән кызыксына

26 август көнне “Идея” инновация-җитештерү технопаркында Мәскәү һәм Татарстан эшмәкәрләре катнашында түгәрәк өстәл уздыру да каралган. Шуны да әйтергә кирәк, бүгенге көндә Татарстан белән Мәскәү арасындагы еллык тауар әйләнеше күләме 40 миллирд сум тәшкил итә.

Мәскәү көннәре кысасында социаль тармак та читтә калмаячак. Русия башкаласы кунаклары Татарстанда яшәүче һәм II Дөнья сугышында Мәскәүне саклауда катнашкан 103 сугыш ветераны белән дә очрашып, аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырырга планлаштыра.

26 август көнне шулай ук, Татарстандагы күп балалы гаиләләр арасыннан 10 гаилә башлыгы һәм республикадагы 21 балалар йортлары җитәкчеләре белән очрашып, аларга кирәкле матди ярдәмнәр күрсәтелер дип көтелә.

Татарстан республикасындагы Мәскәү көннәре 26 август кичендә Камал театры каршындагы мәйданда “Tokio” музыка төркеменең концерты белән тәмамланачак.

Ноябрьдә Татарстан вәкиллегенең дә Мәскәүдә Татарстан көннәрен уздыруы көтелә.

XS
SM
MD
LG