Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:34
Forbes журналы Германия канцлеры Ангела Меркельне янә иң абруйлы хатын-кыз дип атады. Узган ел әлеге рейтингта АКШ президенты җәмәгате Мишель Обама беренчелекне алган иде.

Икътисад кризисы вакытында роле тагын да арткан Меркель берсүзсез Европа Берлегенең лидеры дип атала.

Финанс өлкәсендә тискәре күренешләр булуга карамастан, Германия хөкүмәте башлыгының Европа Берлеге илләренең бурычлар кризисында проблемнарын чишүдә һәм евроны ныгытуда тырышлык күрсәтүе исәпкә алына. Әмма шул ук вакытта Германия сайлаучылары алдында Меркельнең дәрәҗәсе төшә бара.

Мишель Обама хәзер сигезенче урында, ә АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон икенче урынга чыкты.

Күзәтүчеләр Forbes күрсәткән йөзләп йогынтыга ия хатын-кыз арасына Русиядән беркемнең дә кермәвен әйтә.

XS
SM
MD
LG