Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ-ның Атлантика яр буйларына көчле давыл якынлаша


“Айрин” давылы якынлашканга Кушма Штатларда Атлантика яр буйларында гадәттән тыш хәл игълан ителгән. Кешеләргә башка урынга күчеп торуга әзер булырга кушылган.

Хәзер давыл Баһам утраулары өстендә котыра. Ул өченче дәрәҗәдәге давыл дип бәяләнә. Давыл үзәгендә җилнең тизлеге сәгатенә 185 чакрымга җитә.

Ул шимбәгә Төньяк Каролина штатына килер дип көтелә, аннан соң Вашингтон һәм Нью-Йоркка юнәләчәк.

Вашингтонда якшәмбегә билгеләнгән Мартин Лютер Кинг мемориалын ачу кичектерелде.
XS
SM
MD
LG