Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония хөкүмәте башлыгы Наото Кан эшеннән китә


Наото Кан
Наото Кан
Япония хөкүмәте башлыгы Наото Кан үзенең эштән китәсен һәм илдә хакимияттәге Демократик фирка лидеры вазыйфасын калдырачагын белдерде.

Фирка башлыгын сайлау дүшәмбегә көтелә һәм ул хөкүмәт башлыгы да булыр дип фаразлана.

Бу урынны илнең элекке тышкы эшләр министры Сэдзи Маэһара, хәзерге финанс министры Ёсиһико Нода һәм сәүдә министры Банри Кайэда дәгъвалый дип белдерелә.

Наото Кан 11 мартта көчле җир тетрәү һәм дулкын ташкыныннан туган һәм атом электр станциясендәге казаларны бетерүдә җәһәт кенә эш итмәүдә каты тәнкыйтькә дучар булды. Шулай ук кризис шартларында аның икътисад сәясәтенең көчсез булуы да тәнкыйтьләнде.
XS
SM
MD
LG