Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мексикада казинога һөҗүмдә үлүчеләр 53 кешегә җитте



Мексиканың Монтеррей шәһәрендә казинога һөҗүмдә үлүчеләр 53 кешегә җитте, дистәләрчә кеше яраланган.

Андагы хакимият хәбәр итүенчә, чәршәмбе көнне берничә коралланган кеше “Казино Руаяль” казиносына бәреп керә һәм идәнгә тиз кабынучан сыеклык сибеп аны яндырып җибәрә.

Үзенең зурлыгы белән Мексикада өченче урында торган Монтерейда ике бер-берсенә каршы булган әфьюн белән эш итүче төркем бар. Әлеге һөҗүм аларның үзара көрәше белән бәйле булу-булмавы ачыкланмаган.
XS
SM
MD
LG