Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:14

Екатеринбурда Рамазан чатырында икътисадны да өйрәтәләр


Рамазан чатырында төрле халык ашлары белән сыйлыйлар

Рамазан чатырында төрле халык ашлары белән сыйлыйлар

Екатеринбурда беренче тапкыр Рамазан чатыры ачылды. Ул ифтар вакытында гына түгел,ә көне буе эшли. Анда Татарстан һәм Башкортстан көннәре дә уза.

Екатеринбурда Рамазан чатыры ураза бетәргә ун көн калгач ачылды. Бу эшне шәһәрдәге яшь татар мөселманнары башлап йөргән һәм аеруча Урал татарлар конгрессының идарә әгъзасы булган яшь имам Руслан хәзрәт Нурмәмбәтов тырышлыгы зур булган.

Әлбәттә, әлеге чатырны ясау һәм аны тоту өчен шактый чыгымнар таләп ителә. Чатырны ясау өчен тимерләр алу һәм аларны эретеп-ябыштыру кебек эшләргә генә дә 300 мең сум тотылган.

Рамазан чатыры мәчет каршында урнашкан




Урал татарлар конгрессының идарә рәисе Фәвия Сафиуллина сүзләренчә, чыгымнарны "Төрек һава юллары" ширкәте һәм Үзбәкстанның “Dew Nexia» ширкәте диллерлары каплый. Шул ук вакытта Екатеринбурның Чкалов район хакимияте бу эшкә бик уңай карап, оештыруда ярдәм күрсәткән.

“Чатыр Химмаш микрорайонындагы мәчет тирәсендә урнашкан. Аны 100-120 кеше сыярлык итеп ак тукыма белән ябып бик матур итеп эшләделәр. Хәтта эченә төрле гөлләр утырттылар, шулай ук экран да урнаштырылды. Килгән кунаклар ислам дине, Рамазан ае һәм төрле почмакларда яшәүче мөселманнарның аны ничек уздырулары турында видеороликлар карый ала”, ди Фәвия ханым.

Рамазан чатырында ислам икътисадын аңлаталар
Рамазан чатыры кичке ифтар вакытында гына түгел, ә көндездән үк эшли башлый һәм мөселман егетләре анда халыкка аңлату эшләре алып бара. Шулай ук балалар өчен төрле уеннар, ярышлар оештырыла.

“Һәрбер көн ниндидер темага багышланган. Монда Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Таҗикстан, Үзбәкстан көннәре бар. Ифтарга да төрле халык ашлары тәкъдим ителә. Моннан тыш, ислам икътисады көннәрендә белгечләр әлеге темага кагышлы аңлатма эшләре алып бара”, ди Сафиуллина.

Екатеринбурдагы Рамазан чатырының эшләве турында тулырак итеп монда тыңлагыз.

Екатеринбурда Рамазан чатырында икътисадны да өйрәтәләр

XS
SM
MD
LG