Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нигериядәге шартлауда кимендә берничә кеше үлгән


Нигерия башкаласы Абуҗа шәһәрендә БМО вәкиллегенә керә торган урындагы шартлауда үлүчеләр күп булырга мөмкин. Франс-пресска бу хакта полиция хезмәткәре әйткән.

Әлегә төгәл саннар белдерелми. Үлгән берничә кешенең җәсәде табылу, күпләрнең яралануы һәм җимерекләр астында тагын кешеләр булырга мөмкин, дип кенә хәбәр ителә.

БМО вәкиллегенә зур зыян килгән. Беренчел мәгълүматларга караганда, машинага утырып килгән интихарчы бомба шартлаткан булырга мөмкин. Әлеге шартлауны әлегә беркем дә үз өстенә алмады.
XS
SM
MD
LG