Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:02

Русиядә урыс кинофильмнары күпләп җитештерелә. Урыс киносын төшерү өчен дәүләт акча кызганмый, ләкин аларны караучы юк.


27 август Русиядә Кино көне итеп билгеләнә. Шул уңайдан “Ромир” тикшеренү үзәге Русиядә җитештергән кинофильмнарны карыйлармы- юкмы икәнлеген тикшергән. Урыс кинематографиясенә халыкның мөнәсәбәтен белер өчен Русиянең берничә зур шәһәрендә сораштыру уздырылган. Нәтиҗә шундый: русиялеләрнең 18 %ы үзебездә төшерелгән кинофильмнарга тискәре карашта, шактый зур өлеше аларны бик сирәк яисә бөтенләй карамый. Социологлар 18-24 яшьтәгеләр арасында урыс киносын сөймәүчеләр саны бик зур булганын әйтә, яшьләрнең 30 %ы Русиядә төшерелгән киноларны гомумән карамый. Бу саннар 2011 ел кинопрокаты нәтиҗәләре белән дә туры килә. 2010 ел белән чагыштырганда, урыс киносын караучылар саны быел өч тапкырга кимегән.

Урыс киносын өлкәннәр генә карый

Кино сөючеләрнең 42 %ына киноның кайда, кем тарафыннан төшерелгәне мөһим түгел. Менә шушы аудитория өлеше өчен Русия һәм чит ил кинолары көч сынаша да инде, ләкин ничек кенә булмасын, аудитория барыбер чит ил киноларына өстенлек бирә.

Сораштыруда катнашкан кешеләрнең 11 % ы гына Русиядә төшерелгән киноларны яратабыз дип өздереп әйткән. 29 % халык кинотеатрга урыс киноларын карарга барганын, ләкин чит ил киноларын да читләтеп үтмәгәннәрен белдергән.

Аудиториянең Русия киносына мөнәсәбәте ничек икәнен тикшергәндә, нигездә олы буын, 45 яшьтән олырак кешеләр яхшы карашта булганын әйткән. Яшьләр белән чагыштырганда, алар арасында Русия киноларына өстенлек бирүчеләр 1,5 %ка күбрәк.

Бу нәрсә аңлата? Соңгы 20 ел эчендә урыс кинофильмнарын төшерү туктамады, киресенчә, урыс кинематографиясе үсештә, ләкин урыс кинофильмнары үзенә аудитория тәрбияли алмаган. Яшьләр, урта буын кешеләре арасында урыс киносын сөючеләр бик аз. Урыс кинофильмнарына бары тик өлкән яшьтәгеләр генә тугъры кала.

Сораштыруда катнашучыларның бик азы гына Русия кинемотографиясенең киләчәгенә ышана. Халыкның 38% ы "елдан-ел Русиядә төшерелгән фильмнарнын сыйфаты арта" дигән фикер белән килешкән, ләкин шул ук вакытта тагын нәкъ шул хәтле кеше бу уңайдан үз фикерен өздереп әйтә алмаган, шик белдергән.

"Урыс кинолары халыктан аерылган"

Социология фәннәре докторы Андрей Милехин фикеренчә, Русиядә кино аудиториясе соңгы 20 елда зур үзгәрешләр кичергән, ләкин аны өйрәнүче юк. Ул Русия режиссерларының халыктан нык аерылганын әйтә һәм шул сәбәпле, аларның иҗат җимешләреннән керем юк дип саный. Галим шулай ук Русия киносының үсешенә түгелгән дәүләт акчасы да ярдәм итә алмаганын әйтә. Андрей Милехин кино төшергәндә дөньяда кабул ителгән практиканы кулланырга, ягъни аудиторияне өйрәнеп, аларга нәрсә кирәклеген аңлап кино төшерергә кирәк дип саный.

Movie Research тикшеренү компаниясе җитәкчесе Олег Иванов Русия кинемотографиясе Голливуд җитештергән продукциягә көндәш була алмый дип саный. “Бездә төшерелгән картиналарның күпчелеге тамашачылар арасында апатия гына тудыра”, дип әйтә. "Үзгәрешләр бары тик режиссер һәм продюсерлар халыкка йөз белән борылган очракта гына була ала, алар аудиториянең нәрсә турында уйлаганын, нинди хис-тойгылар кичергәнен, нинди уй-фикерләр белән яшәгәнен аңлап эш итәргә тиеш”, дип саный.


Татар киносын кинотеатрга барып караучы бармы?

Татарстанда да татар кинофильмнарын булдыру турында сүзләр күптән яңгырый. Бармак белән санап чыгарлык булса да, татарча кинофильмнар бар. Дөрес, татарча фильмнар кирәк, ләкин татар телендә төшерелгән кинофильмнарны караучылар бармы бездә? Кызганыч, ләкин әлегә кадәр бер генә татар фильмы да кинопрокатка алынып, зур кинотеатрларда күрсәтелмәде. Әйе, режиссер, продюсерлар үз тырышлыклары белән Татарстан районнары буйлап татар киносын күрсәтеп йөрде, көчләп дигәндәй, мәктәп укучыларын китертеп, татарча кино карау чарасын оештырдылар. Ләкин татарча кинофильмнын төшергән очракта аны кинотеатрга махсус барып, татарча кинофильмны карыйм дип акчасын түләргә кызганмаган татар аудиториясе бармы бездә?

“Үзебез” хәрәкәте координаторы Алия Сабированың гаиләсе дә кинолар карарга ярата. “Кинотеатрга бару теләге туганда урыс киносына түгел, ә чит кинофильмнарына өстенлек бирәбез”, ди ул. Алия Сабирова урыс кинематографиясе Голливуд белән көндәшлеккә чыдый алмаганда, татарлар үз аудиториясен булдыра алмас дигән фикер белән килешмәде. Ул, “Голливуд белән Русия кинематографиясе киңкатлам өчен күңел ачу киноларын төшергәндә, татарлар фикерли торган кешеләр өчен фәлсәфи фильмнар чыгарса, үз тамашачысын табачак”, дип саный.

Алия Сабирова
“80 % караган киноларыбыз чит илнеке. Кино карап кайтасыбыз килә икән, чит илнекеләренә өстенлек бирергә туры килә. Балаларымның да интернеттан суыртып караган кинолары арасында Русиядә җитештерелгәннәре юк. Аларны аңлап та була, чөнки чит илдә ясалганнары сыйфаты ягыннан бездә җитештергәне белән чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә яхшы дип саныйм. Соңгы вакытта Русиядә шактый кинофильмнар чыга. Бөтен эшләнеше белән чит ил киносы кебек, ләкин ул гади копияләр генә. Кешеләрнең түбән теләкләрен канәгатьләндерү максатын куеп, урыс киноларын да коммерция ягыннан керемле итәргә телиләр.

Советлар берлеге вакытында урыс киносының үз йөзе бар иде, ул ниндидер фәлсәфи, шигъри, шәхесне ача торган нечкә сәнгать төре иде. Шул сәнгать төре буларак яшәүдән туктаганнан соң, аякка бастырып карыйлар, килеп чыкмый.

Урыс киносы кем кулына калды, кемнәр аны нинди максатларда куллана? Бу да күп нәрсә турында сөйли. Ул ниндидер шикле кешеләр кулына барып эләкте, теләгән фильмнаргы акча бүлеп бирәләр, дәүләт акчалары тотыла, кемнеңдер мәнфәгатьләрен кайгырта.

Югары дәрәҗәдәге сыйфатлы, коммерцияле кино төшерер өчен Голливуд талантларны бөтен дөньядан туплый, Русиядә Голливудка эләкмәгән кешеләр кала. Җир-ана талантларны күп тудырмый. Татарстан кино төшерергә тиеш, ләкин ул башка юл сайласын иде. Татарлар фикерли торган кешеләргә тәгаенләнгән фәлсәфи, психологик кино төшерергә тиеш, аңа сусау бар. Шул юлны сайлаганда татарлар үзләренең яхшы якларын күрсәтә, дөньяга таныла ала. Татар телендә интеллектуаль киноны караучы аудитория бар.

Илдар Ягъфәровның “Күктау”ы һаман да актуальлеген югалтмады, Юрий Фетинг төшергән “Бибинур” да шундый фәлсәфи кино, ә күпме кеше аны яратып карады”, ди Алия Сабирова.

Яллап кино төшерү отышлымы?


Кинематография күп акча таләп итүче зур индустрия. Татарга үз киносын булдырыр өчен финанслар гына түгел, халыкның менталитетын, холык, дөньяга караш нечкәлекләрен аңлаган көчле режиссерлар да, киноны сатуга чыгаручы көчле менеджерлар, пиарчылар да кирәк.

Урыс кинолары Голливуд белән көч сынаша алмаган вакытта татарларга нишләргә? Урыслар да аудитория җыя алмый дип көтеп утырыргамы?

Берничә ел элек Русия экраннарына “Кочевник” фильмы чыкты. Бу казах фильмы. Дөресрәге, аны Голливуд режиссеры төшерде, Казахстан хөкүмәте акча түләп казахларның тарихын чагылдырган нәфис фильм булдырып, бөтен дөньяга менә казахлар шундый көчле милләт дип күрсәтте. Татарга да, бәлки, үз сценарийчылары, режиссерлары, операторлары үсеп чыгар дип көтеп утырырга кирәкмидер? Чит ил режиссерларын яллап, татарлар турында фильм төшерү мөмкинлеген дә уйларга кирәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG