Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:48

Мәскәүдә мәхкәмә Политковскаяны үтерүдә гаепләнүчене кулга алу карары чыгарды


Мәскәүдәге мәхкәмә җомга көнне 2006 елда журналист Анна Политковскаяны үтерүдә гаепләү белдерелгән милициянең элекке подполковнигы Дмитрий Павлюченковны кулга алу карары чыгарды.

Тикшерү Павлюченковны кулга алу тәкъдиме белән чыккан иде. Әлеге җинаять эшен тикшерүдә шаһит булып барган Павлюченков үзен гаепле түгел дип әйтә.

Хокук саклау оешмалары әлеге җинаятьне Павлюченковның танышы Рөстәм Мәхмүтов тормышка ашырган дип шикләнә. Ул май аенда сак астына алынган иде.

XS
SM
MD
LG