Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея башлыгы атом програмы турында сөйләшүләрне дәвам итәргә әзер


Ким Чен Ирның Бурятидән киткәндә фотосы
Ким Чен Ирның Бурятидән киткәндә фотосы
Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ир алдан ук шартлар куймыйча да илнең атом-төш програмына караган алты яклы сөйләшүләрне яңадан дәвам итәргә әзер икәнлеген белдерде.

Кытайның “Синьһуа” дәүләт агентлыгы белдерүенчә, Ким Чен Ир Корея ярымутравының атом-төшсез булуын яклавын әйткән.

Төньяк Корея башлыгы Русиядән иленә Кытай аша кайта. Әлегеләр турында ул Кытай дипломаты Дай Бинг белән очрашкан вакытта белдергән.

Төньяк Корея 2005 елда кабул ителгән килешү шартларын үтәүдән баш тарткач, сөйләшүләрдән чыкты. Әлеге килешү нигезендә ул икътисадый ярдәм һәм сәяси ташламалар бәрабәренә атом програмын туктатырга тиеш иде.

Пекинда үтә торган сөйләшүләрдә Кытай, Төньяк һәм Көньяк Корея, АКШ, Русия һәм Япония катнаша.
XS
SM
MD
LG