Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:17

Уфада татар гимназиясенә урыс балалары килә


Беренче сыйныфка урыс балаларын да кабул итәргә мәҗбүрләр (архив)

Беренче сыйныфка урыс балаларын да кабул итәргә мәҗбүрләр (архив)

Башкортстан мәктәпләре яңа уку елына әзерлекне тәмамлады. Әлеге уку елы да белем учаклары алдына байтак проблемнар куйды.


Мәгариф өлкәсенә караган яңа кануннар, мәктәп җитәкчеләре күзлегеннән караганда, яңадан-яңа читенлекләр китереп чыгара.

Уфадагы мәктәп мөдирләре мәгариф өлкәсендәге яңа кануннарның берничә проблем тудыруын ассызыклый. Хәзер мәктәпләрдә физик культура дәресләре атнасына өч тапкыр булырга тиеш. Әмма һәр мәктәптә спорт заллары берәр генә, шуңа күрә дә, ничек кенә теләсәң дә, өчәр сәгать оештырып булмый.

Икенчедән, беренче сыйныфлар балалары өчен озайтылган дәресләр кертү дә мәктәпләр җитәкчеләренең “башын авырттыра”. “Продленка” дип аталучы ул дәресләргә калучы һәр балага дүрт квадрат метр ятак-урын бүленергә тиеш икән. Имеш, балалар төп дәресләрдән соң, бер сәгать йоклап ала да, аннан аларга өстәмә сабаклар бирелә. Ләкин күпчелек мәктәпләрдә ятак урыннар оештырырлык мәйданнар да юк, монысы да ачык мәгълүм.

Шушы ук проблемнар Уфадагы 65нче татар гимназиясе җитәкчелеген дә борчый һәм тирән уйларга сала. “Канун чыгаручыларның уй-ниятләре изгедер, әлбәттә, ләкин алар мәктәпләрдәге чикле мөмкинлекләрне күрми дә, белми дә ахры”, ди татар гимназиясе мөдире Әнфисә Галимҗанова.

Җәйге чорга мәктәпне төзекләндерүгә хакимиятләр тарафыннан акча бүленмәвен дә әйтә гимназия җитәкчесе. “Бердәнбер ярдәмне “Башкортстан татарлары” берлеге рәисе Рамил Бигнов күрсәтте – 10 мең сум булса да акча бүлде ул безгә”, ди Әнфисә ханым.

65нче татар гимназиясе өстенә яңа кануннар тагын бер бәла өстәгән. Бирегә хәзер беренче сыйныфка укырга урыс балаларын да кабул итәргә мәҗбүрләр икән. “Яңа кануннар шулай таләп итә. Кем беренче сыйныфка беренче булып гаризаларын бирә, без шуларны исемлеккә кертеп, кабул итәргә тиешбез. Шулай итеп быел дистәдән артык урыс баласын укырга алырга мәҗбүр булдык. Ә әти-әниләре безгә соңрак килгән татар балалары читтә торып калды, урын җитмәү сәбәпле, аларны кабул итә алмадык”, ди гимназия мөдире.

Аның сүзләренчә, татар гимназиясенә бәйле проблемнар күп кенә башка милли мәктәпләргә дә хас. Мисал өчен, күршедәге башкорт лицеена да, яңа кануннарга ярашлы, шулай ук урыс балаларын алырга мәҗбүр булганнар.

“Эшне ансатлаштыру урынына, мәгарифтә елдан-ел кыенлыкларны арттыра гына баралар”, дип уфтана укытучылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG