Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:28

Шушы көннәрдә Казанда яңартылган Cоциалистик көнкүреш музее ачылды. Күргәзмәне тамаша кылучылар арасында Совет чорын сагынып искә алучылар бар. Совет чоры мәктәп формасы да күргәзмәдән урамнарга чыга.


Казан шәһәр үзәгендәге яңартылган Cоциалистик көнкүреш музее җомга 26 августтан башлап бар кызыксынучыларны кабул итә башлады. Моңарчы Күргәзмәләр залында эшләгән музейга, Казан шәһәр идарәсе үзәктә, Университет урамындагы 6нчы йортта яңа бүлмәләр бүлеп бирде.

Яңартылган музейга зурлар өчен керү билеты 150 сум тора, балаларга һәм пенсионерларга күргәзмәне карап чыгу 50 сумга төшәчәк.

Музейның яңа урынындагы беренче күргәзмәсе “Совет мәктәбе”нә багышланды.


Күргәзмәдә совет чоры мәктәп дәреслекләре, каләмнәр, чутлар урын алган. Дивар һәм киштәләрдә пионер һәм Комсомол оешмалары күкрәк билгеләрен, байраклар һәм барабаннар, Совет чоры агач уенчыкларын, хәтта коралларны да күреп була.






Советлар Берлегендә чыгарган китаплар да аерым стендларга куелган. Анда, мәсәлән, обой ябыштыру, өй җиһазларын җыю, үз хуҗалыгыңны корып җибәрүгә өйрәткән китапчыклар белән танышып була.


Латин алфавитында басылган белдерүләр аерым игътибар җәлеп итә. Алар урысча һәм татарча басылган булган. Анда "Ашар алдыннан кулны юыгыз", "Шәһәрдә чисталык саклагыз" кебек шигарләр язылган.

Якты иркен сыйныф итеп бизәлгән бүлмәдә балалар утырган өстәл һәм урындыклар куелган. Түрдә совет чоры телевизорлары һәм магнитофоннар тора.

"Музей максаты позитив хисләр уяту"

Яңартылган музейның җитәкчесе Рөстәм Вәлиәхмәтов, күргәзмә ачылган көнне “Без сәясәттән ерак, монда Совет мәктәбенең яхшы яклары күрсәтелгән. Безнең идеологиябез позитив”, дип белдерде.

Мондый күргәзмәне ачу башлангычын ул хәзерге мәктәп балаларына Совет чорында аларның ата-аналары ничек укыганын аңлату теләге белән аңлата. Музей җитәкчесе, Совет мәктәбен уникаль күренеш дип саный. Вәлиәхмәтов: "Ул кешеләрне хезмәткә өйрәткән, анда укыган бер кеше дә үкенми", дип белдерә.

Ачылыш көнне күргәзмәгә килгән урта яшьтәге ике ханымның күзләрендә сагыну бар иде. Иске агач чаңгыны күреп, "әй без дә йөрдек, хәзер дә балалар йөри" дип шатланып куйды алар. Пионер галстугын күреп, совет чоры китапларына карап елмайдылар.


“Без совет мәктәбендә укыдык, безгә анда кызык иде. Без пионерлар оешмасына да, төрле түгәрәкләргә дә йөрдек. Бәлкем әти-әниләребезгә авыр булгандыр, безгә идеология басымы булмады, безгә бик күңелле иде”, дип сөйләде “Азатлык”ка Элвира һәм Резеда ханымнар.

“Бүгенге көндә Совет мәктәбенең кайтуын теләр идегезме?”, дигән сорауга, алар “Өлешчә кайтуын теләр идек” дип җавап бирде. Мәсәлән, бу ханымнар балалар оешмасы, сыйныфтан тыш эшнең элеккечә дәвам итүен тели икән.

Пенсия яшендәге Фәридә Гариф кызы да, елмаеп, күргәзмәне карап чыкты. Ул: "бу чорның да күңелле яклары бар иде, Совет мәктәбе – безнең яшьлек, балачак", дип аңлатты. Әмма бүгенге көндә совет мәктәбенең кире кайтуын, торгызылуын ул бер дә теләмәс иде.

Күргәзмәгә килгән рок-музыка мәктәбе җитәкчесе, урта яшьтәге Айрат Яруллин да “Совет мәктәбе” күргәзмәсен бик кызыксынып карап йөрде.

Айрат Яруллин
"Бу минем балачак, мин пионерда да булдым, комсомол оешмасында да тордым, миңа бөтен нәрсә таныш. Олимпиада билгеләре, аю уенчыгы бик якын булып күренде. Монда Русия, Татарстан һәм Казан тарихының бер өлеше күрсәтелгән. Аның белән яшь буын таныша ала. Әмма бөтен нәрсә алга барырга тиеш, иске тәртипләрнең кайтуын теләмим”, дип әйтте ул "Азатлык"ка.

Күргәзмә ачылу уңаеннан оештырылган концертта рок-музыка мәктәбенә йөрүче балалар совет чоры җырларын башкарды. Рок стилендә башкарылган җырлар яңача яңгыраса да, барыбер Совет мәктәбен хәтерләтте.

Бу балаларга күргәзмә дә бик ошаган. Алар “Азатлык” соравына: "Монда бик күңелле, матур-матур әйберләр җыелган, хәтта безнең башлангыч мәктәптә кайсыбер әйберләр бар" , дип җавап бирде.

Казан мәктәпләре укучылары
Хәтта кайсылары, бүгенге компьютерлардан да баш тартырга әзер икән. "Чөнки ул күп вакытны ала", диде рок төркемдә җырлаучы бер кыз.

Башка кызлар, бүгенге мәктәп укучылары, "күргәзмә күңелле булса да, мондый мәктәпкә йөрисе килмәс иде, хәзерге заман әйберләреннән, компютерларыннан башка яши алмас идек", дип җавап бирде.

Мәктәп формасы урамнарга чыкты

Бу күргәзмәдә Совет чоры мәктәп формасы да күрсәтелде. Малайлар зәңгәр костюм кисә, кызлар, көндәлектә көрән төстәге күлмәк һәм кара алъяпкыч, бәйрәм көннәрендә ак алъяпкыч киеп йөри иде.

Музейның ачылышында чыгыш ясаган кызлар бу мәктәп формасын яратмады. Берсе "бик рәсми" дисә, икенчесе бар кешенең бертөсле киенүен ошатмады.

Мәктәп тәмамлаучылар
Алай да, кызлар, өлкән сыйныф укучыларының "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә ак алъяпкычлы күлмәк киеп килүен искә төшерде. Кайбер мәктәпләр көндәлектә дә кияләр, дип аңлатты алар.

Шулай итеп, Совет мәктәбенең формасы музей залларыннан тормышка чыга. Соңгы елларда мәктәп тәмамлаучы кызлар бик яратып мәктәпне тәмамлау бәйрәменә совет формасын кия башлады.

Тегү фабрикалары да ихтыяҗны канәгатьләндереп, өр-яңа күлмәкләр тегеп бирде. Быел да, уку елы алдыннан Казан базарларында мәктәп укучылары совет чоры күлмәген ала алды.

Мәсәлән, Нариман урамындагы кием базарында сатучы ханым үзенең тауары турында, кара йон күлмәк һәм ак алъяпкычларны Кыргызстаннан алып киләләр, дип хәбәр итте.

Базарда Совет чоры мәктәп киемен әле дә саталар
"Ата-аналар күңелләре тулып, “кара ничек матур” дип, балаларын җитәкләп алып килә. Ә алар, "юк, мондый күлмәк кимибез" дип, борыннарын җыера, әмма барыбер алучылар бар", дип сөйләде “Азатлык”ка сатучы ханым.

Бүгенге көндә мәктәпләрдә өсте ак, асты кара форма кияләр. Һәр мәктәп үз таләпләрен куя. Кемдер күмәкләп, бертөсле зәңгәр җилет һәм итәк, малайларга костюм-чалбар алдыра. Башкалар гадәти аклы-каралы киемнәр киеп килергә рөхсәт итә.

Әмма "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә теләгән кешегә совет чоры күлмәген кия ала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG