Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә янә Бәшәр Әсад хакимиятенә каршы манифестацияләр үтә


Сүриянең Һомс шәһәрендә Бәшәр Әсад хакимиятенә каршы бүген яңа манифестацияләр үтә. Бу хакта Лондонга урнашкан Сүриянең хокук яклау оешмасы белдерә.

Бүген илнең көнчыгышындагы Дәер әз-Зор шәһәрендә хөкүмәткә каршы үткән демонстрацияне иминлек көчләре куып таратуы хәбәр ителде. Шәм-Шәриф тирәсендә полиция каршылык белдерүчеләргә ут ачкан. Үлүчеләр турында хәбәрләр юк.

Кичә БМО Иминлек Шурасында Сүрия хакимиятенә каршы чикләүләр кертүне тикшерүгә Русия һәм Кытайның бойкот игълан итүе дә билгеле булды. Көнбатыш илләр әлеге тәкъдим белән чыккан иде.
XS
SM
MD
LG