Accessibility links

Казан бәйрәмнәрне ничек үткәрер?


Быел Ураза гаете Республика көне белән бер көнгә туры килә. 30 август республикада рәсми рәвештә ял көне итеп игълан ителде. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары, иртәнге якта мәчетләрдә гает намазларын кылганнан соң, көн дәвамында күп кенә ял итү урыннарында бәйрәм чараларын күзәтәчәк.


30 август көнне мөселманнар өчен гает бәйрәме белән башланып китәчәк. Бу көнне республиканың барлык мәчетләрендә дә бәйрәм гыйбадәтләре уздырылачак.

Мәчетләрдә бәйрәм чарасы иртәнге намаз белән башланачак, намаздан соң мөселманнар бәйрәм вәгазе тыңлаячак, аннан соң гает намазына басачак.

Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз исә вәгазьне Казанның “Мәрҗани” мәчетендә укыячак.

Республика көненә багышланган бәйрәмнәр сәгать унда башланып, көн дәвамында барачак. Казанның “Черек күл” паркында балалар бәйрәме, Казан Ратушасында шәһәрнең шәрәфле ватандашларын бүләкләү тантанасы үтәчәк. Бүләкләнүчеләр арасында дөньякүләм танылган композитор Софья Гобәйдуллина да булачак .

Бу көнне, һәр елдагыча, Камал театры каршында Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясен тапшыру тантанасы узачак. Бүләкләнүчеләр арасында дөньякүләм танылган опера җырчысы Альбина Шаһиморатова, шагыйрь Лена Шагыйрьҗан, рәссамнар Рөстәм һәм Мария Кильдебәковлар, Татарстан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов булачак.

Шулай ук биредә “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәме, Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар бәйгесенең финалы да уздырылачак.

“Хезмәт резервлары” стадионында төрле спорт, бәйрәм чаралары каралган. Ә Болак буенда казанлылар сәнгать осталары концертын күзәтә алачак.

Җәяүле Бауман урамында яшь башкаручылар катнашында бәйрәм концерты узачак. Ә “Казан” ат спорты комплексында инде гадәткә әйләнгән ат чабышлары үтәчәк.

Универсиада әләмен тәкъдир итү тантанасы кичке алтыда Казанның меңъеллык мәйданында башланачак.

Аннан соң кичке сигездә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда “Казан көзе” дигән опера фестивале башланыр дип көтелә. Анда Татарстан республикасы Дәүләт симфоник оркестрына кушылып, дөньякүләм танылган опера җырчысы Любовь Казарновская һәм Европаның талантлы яшь тенорларының берсе – италияле Леонардо Громенья чыгыш ясаячак. Алар бергәләп татар телендә “Туган тел”не башкарачак.

Шушы чаралардан соң, сәгать 22.00дә Казансу елгасы ярларында бәйрәм салюты оештырыла. Бәйрәм чараларыннан соң казанлыларга җәмәгать транспортлары тәкъдим ителәчәк. Метро бу көнне төнге 12гә кадәр эшләячәк.
XS
SM
MD
LG