Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:56

Нигериядәге шартлауда кимендә 18 кеше үлгән [видео]


Нигерия башкаласы Абуҗа шәһәрендә БМО вәкиллегенә керә торган урындагы шартлауда, соңгы хәбәрләргә караганда, кимендә 18 кеше үлгән, 11 кеше яраланган.

БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун әлеге террор гамәлен хөкем итеп махсус белдерү белән чыкты.

Коткаручылар җимерекләр астында тагын кешеләр булырга мөмкин, дип белдерә.

БМО вәкиллегенә зур зыян килгән. Күрүчеләр әйтүенчә, бомба куелган машина шартлатылган. Әлеге шартлауны әлегә беркем дә үз өстенә алмады.

Нигериядә берничә радикал исламчы төркем, шул исәптән Боко-Хәрәм” һәм “Әл-КАидә”нең төньяк африка бүлеге бар.

XS
SM
MD
LG